Ике мөфтият арасында килешүгә кул куелды

4 нче декабрьдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ТР МДН делегациясе Мәскәү шәһәре һәм үзәк төбәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Әлбир хәзрәт Крганов резиденциясендә булдылар, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.
Очрашу барышында мөфтиләр ике нәзарәт арасында хезмәттәшлек итү һәм Россия мөселманнарына кагылышлы мөһим сораулар турында сөйләштеләр. Сөйләшүгә нәтиҗә ясап, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Мәскәү шәһәре һәм үзәк төбәк мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килешүгә имза куйдылар.

Просмотров: 1051

Комментирование запрещено