Соңгы вакытларда без, татарлар, кайдан, ничек килеп чыгуыбыз белән кызыксынабыз. Без болгарлармы, әллә Чыңгыз нәселеннәнме дигән бәхәсләр еш куертылып тора. Бу турыда Похвистнево районының Иске Мансур, Яңа Мансур авыллары тарихын өйрәнүче Сәйделгата Вафа улы ГАРИФУЛЛИНның (ул бүгенге көндә мәрхүм инде) язган мәгълүматлары шактый кызыклы күренә. Без аларны “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.
Татар-монгол яулары ябырылган заманда Похвистнево районының Иске Мансур, Яңа Мансур, Абдул-завод, Исаково авыллары урынындагы кара урманда качкыннар яшәгән, дип сөйлиләр. 1236 елда Батый хан Муром шәһәрчеген тар-мар иткәч, исән калган болгарлар Кондурча, Сок һәм Зур Кинель елгалары буена күчеп яши башлаганнар (“Самара өлкәсе тарихы”, 79нчы бит).
Похвистнево районының Иске Әмәнәк авылының тарих укытучысы Николай Михайлович Курчаев та бу як тарихы белән кызыксынган һәм бик күп мәгълүмат җыйган (1970 елда аның архивын Куйбышевка алып киткәннәр). Аның истәлекләреннән күренгәнчә, Әмәнәк инеше тамагында татар милләтендәге Манаков фамилияле кеше яшәгән. Аның өч улы була: Мансур, Абдул, Исхак. Манаков, уллары үсеп буйга җиткәч, олы улы Мансурны хәзерге Иске Мансур авылы урынына күчерә. Икенче улы Абдулла Абдул-завод авылы урынында өй сала. Ул вино җитештерү белән шөгыльләнеп, урман аланында вино ясау заводы төзеп куйган. Бу урынның хәзер дә исеме сакланган — “Вино ясау аланы”. Өченче улы Исхак Исаково авылы урынында яшәп, тире чималын эшкәртү белән шөгыльләнгән.
Казанда басылып чыккан “Татар халык иҗаты” китабында да өч туган — Мансур, Абдулла һәм Исхак турында искә алына.
1391 елда Тамерлан Идел буе халкын тар-мар иткәч, мордвалар һәм чувашлар да Зур Кинель елгасы буена, Иске Әмәнәк һәм Иске Мансур авылларына күчеп утырганнар. Төрле милләт халыклары үзара дус яшәгәннәр, дип сөйли иде Иске Мансур авылында яшәүче Анастасия Григорьевна Яшнева.
Шулай да Мансур Манаков бераздан кара урман эченәрәк, хәзерге Яңа Мансур авылы урнашкан җиргә күчеп утырган. Ул Сырт юлдан урлаган әйбер ташучы караклар белән дә эш йөрткән, дип сөйлиләр.
Бүген дә авыл халкы бу юлны Караклар юлы дип йөртә. Ул Кинельдән башлана һәм Яңа Мансурдан 3 километр ераклыкта үтә. Бу биеклек Урал тауларының бер тармагын тәшкил итә. Яңа Мансур авылының уртасында 1,5 гектар мәйданны биләгән тагын бер биеклек бар әле. Камка Тау дип аталган калкулык каракларның йөк күчерү пункты булып хезмәт иткән. Ул сазлык һәм куе урман арасында булган.
Безнең төбәктә монголлар басып алганчы башкортлар да яшәгән, Усмановлар һәм Бохәрмәтовларның нәселләре дә аларга кушылып, Иске Мансур авылында яши башлаганнар.
Иске Әмәнәк, Иске Мансур, Яңа Мансур, Абдул-завод һәм Исаково авылларының килеп чыгуының икенче версиясе дә бар.
Алабуга шәһәре янында Сәдум каласы булган. Шәһәр тирәсендә болгар-мишәрләр яшәгән. 1390 елда князь Василий (Васильев) гаскәрләре каланы һәм аның тирәсендәге авылларны тар-мар иткән. Исән калган болгарларның бер өлеше, Иделнең икенче ярына чыгып, хәзерге Ульян өлкәсе территориясендә яши башлаганнар, ә икенчеләре безнең өлкәнең Кошки авылы тирәсендә урнашканнар.
Ул вакытта татарларны татар дип атамаганнар әле, һәрберсе үз кабиләсенең исемен йөрткән. Мисал өчен, мишәрләр, типтәрләр, ногайбәкләр, ногайлар, чирмешләр һәм башкалар. Шиһабетдин Мәрҗани китабында ногайларның монгол кабиләләреннән килеп чыгуы турында язылган.
Монголлар һәм рус кенәзләре Идел буе болгарларын тар-мар иткән вакытларда, мордвалар белән чувашлар Иске Әмәнәккә, татарлар Иске Мансурга килеп урнашканнар. Аннары чувашлар, мордвалар һәм татарлар Яңа Мансурга күчкәннәр. XIX гасырда чувашлар Салмоедовкага, ә мордвалар Ильинкага аерылып чыкканнар. Ә элек башкортлар яшәгән урынны Иске йортлар (Старые дворы) дип атаганнар.
1970 — 1980 елларда биредә алып барылган археологик казынулар татарларның Зур Кинельнең уң ягында яшәүләрен раслый.
Пугачев гаскәрләре юк ителгәч, 1770 елда Зур Кинель елгасы буенда ныгытмалар төзелгән. Иске Әмәнәкне — слобода, зур авыл дип атаганнар.
Кондурча, Сок елгалары буенда да татар авыллары байтак, аларны Муром болгарлары санына кертеп була. Ләкин алар Мансур татарларыннан аерылып торалар. Галилеләр — монгол, мансурлылар — болгар, иске мәчәләйлеләр ислам динен кабул иткән мордва токымыннан, диючеләр дә бар.
Яңа Мансур авылы 1470 елда барлыкка килгән, ә мәчет 1787 елда (мәчет язмалары буенча) төзелгән, дип язылган Саттар мулла Ильясов китабында. Авылның күпчелеге (Түбән оч халкы) 1852 елда ислам динен кабул итә.
Манаковның өлкән улы Мансур Зур Урамда яшәгән. Соңрак, урамның көнбатыш очына керәшен татарлары килеп утыргач, аны Яңа Авыл дип йөртә башлаганнар. Ә мордвалар авылның көньяк-көнбатыш ягына (Мукшы очы) урнашалар.
Бервакыт татарлар авылның керәшеннәр яшәгән Түбән очына килеп йөрүче попны тотып, сакалын кырып ыргыталар. Ә сакалсыз кеше рухани (священник) була алмый икән. Шушы хәлдән соң, 1852 елда авылыбыз керәшеннәре ислам динен кабул итәләр дә инде.
Пугачев бунты вакытында Богырысланда 500 – 800 кешелек 5 отряд булган. А.Г.Яшнева язмаларына караганда, алар землянкаларда яшәгәннәр һәм хәтта Әмәнәктә дә хезмәт иткәннәр. Шуңа күрә Әмәнәк инеше чыга башлаган урынны “Землянка” дип йөртәләр дә инде.
Мансур татарлары Пугачев кешеләреннән куркып яшәгәннәр. Хатын-кызлар суга да берүзләре йөрмәгәннәр, ирләрен ияртеп төшкәннәр.
Мурава инеше башланган урында пугачевлыларга кадәр Степан Разин отрядлары да торган. Анда аларның күмелгән алтыны калган, дип сөйлиләр. Самарадан да алтын эзләп килүчеләр булган. 1670 елда искемансурлылар һәм Самарадан алтын эзләп килүчеләр арасында низаг чыккан, имеш.
Район музее һәм архивы материалларына караганда, Иске Әмәнәккә — 250 елдан чак кына артыграк. Искемансурлылар 1670 елда алтын өчен сугышканнар икән, ә аларның күбесе Иске Әмәнәктән, димәк, бу авылга 250 ел гына түгел, ким дигәндә 560 ел булып чыга. Безнең якларга башта башкортлар, ә 1400 елдан башлап башка милләт халыклары килеп урнаша башлаганнар.
1730 елларда Иске Әмәнәк, Савруха, Сарбай кебек слободаларда (200дән артык йорты һәм 1500 кешесе булган зур авыл элек слобода дип аталган) рус ныгытмалары да төзелгән.
Ә менә монголлар һөҗүм иткәнче, татарлар турында бернинди хәбәр дә юк. Бары болгарлар турында гына. Алар Кавказда да булганнар. Болгар дәүләте Грузия, Армения һәм Дагыстан белән чикләнгән. Дунайда да, Идел буенда да Болгар дәүләтләре яшәп килгән. Ә менә Монголия халкының яртысы татарлар булган, диләр. Димәк, без болгарлар гына түгел, үзебезне Чыңгыз нәселенең дәвамчы татарлары итеп санарга да тулы хакыбыз бар.
Сәйделгата Вафа улы ГАРИФУЛЛИН.
Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 2272