“Яңа Гасыр” каналы яңа тапшыру әзерли

0d6b965b50a503482391a630ede4e2e2_MТатарстан “Яңа Гасыр” телеканалында 14 декабрь көнне “Белем дөньясы” дип аталган тапшырулар циклы башланып китәчәк.
Әлеге тапшыру һәр атнаның шимбә көннәрендә 17.00 сәгатьтә эфирга чыгачак, дип хәбәр итә проект авторлары. Дөньяга яңа аваз салачак мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырып барачак. Анда Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темалар яктыртылачак, дип ышандыра авторлар.
Яңа тапшыру Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча Татарстан “Яңа Гасыр” телеканалы һәм “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әзерләнә.
Татар телендә чыга торган “Белем дөньясы” тапшыруы — киң катлам тамашачыларга исәпләнгән һәм педагогик оешмаларның гына түгел, ата-аналарның да теләк-тәкъдимнәрен игътибарга алачак.

intertat.ru

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено