Быел Яңа ел яллары сигез көнгә сузылачак. 1-8 гыйнвар – ял көннәре. Социологлар Россия халкының тоташ ялга мөнәсәбәтен тикшергән. Күпчелек, әлбәттә, бу күренешне хуплый. Әмма илдә “мондый тәртипсезлеккә чик куярга кирәк”, дип санаучылар да юк түгел. 1-2 Бу хактагы тикшерүне “Superjob” порталы уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, ил халкының 70 проценты озак ялларны хуплый. 14 проценты моңа күптән чик куярга һәм гыйнварның беренче атнасында ук эшкә чыгарга кирәк дип саный. Хуплаучылар фикеренчә, ”Мондый каникул бик кирәк нәрсә, ел тәмамланганда оешмаларда эш аеруча күп була. Бу психологик яктан да авыр. Шуңа күрә ялсыз булмый”. Ә каршы булучылар үз фикерләрен, тоташ ялларда халыкның эчүгә сабышуы гайрәтне чигерә, дип аңлаткан. “Әгәр мондый хәл күзәтелмәсә, халык әдәпле ял итсә, 8 көн менә дигән итеп узар иде”, – дигән алар. Шулай ук каршылар арасында: “8 көн ялны һәр өлкәдә дә эше уңышлы барган ил генә рөхсәт итә ала”, – дип әйтүче дә булган. Россиялеләрнең 12 процентына ничек булса да барыбер икән. Андыйларның күпчелеген ялларда да эшкә чыгучылар тәшкил итә. Ә халыкның 4 проценты бу сорауга җавап бирергә авырсынган. Озак ялларның бигрәк тә хатын-кызлар күңеленә хуш килүе ачыкланган. Ир-атларның 63 проценты бәйрәм ялларына шатлану белдерсә, хатын-кызлар арасында мондыйлар – 77 процент. Ялларны шатланып каршылаучылар арасында бигрәк тә яшьләр күп. 24 яше тулмаганнарның 81 проценты бәйрәм ялларын күтәренке кәеф белән көтә. Ә менә олы яшьтәгеләр арасында тоташ ялларны хуплаучылар 58 процент кына. 45 яшьтән өлкәнрәк россиялеләрнең һәр бишенчесе исә бу хәлне тәртипсезлек дип саный һәм моны туктатырга чакыра. Шулай да, башка еллардагы тикшерүләр белән чагыштырып караганнан соң, россиялеләрнең Яңа ел ялларына елдан-ел ныграк ияләшә баруы расланган. Мәсәлән, 2008 елда ялларга каршылар быелгыдан ике тапкыр күбрәк, ә хуплаучылар исә 20 процентка кимрәк булган.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 212, 11.12.2013/)
Просмотров: 1086