Биредә мин илhам алам

Денис авылы Мәдәният йорты 1987 елда  төзелеп бетеп, тантаналы төстә ачылган иде. Ул бүген дә гөрләп эшләп тора. Көннең кайсы вакытында барып керсәң дә, биредә мәдәни тормыш кайный: йә нинди дә булса бәйрәмгә әзерләнәләр, йә киләчәккә планнар төзиләр. Ә кичкә таба Мәдәният йорты тагын да җанлана төшә.  Мәдәният-сәнгатькә мөкиббән авылдашларыбыз төрле түгә-рәкләрдә шөгыльләнеп, чын ләззәт алалар. 

Чирек гасыр буе “Халык коллективы” исемен йөртүче «Чулпан» фольклор ансамбле моңа дәлил булып тора. Бик күп бәйге-фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алучы данлы коллективыбыз ул. Үткән елда, мәсәлән, ансамбль Самарада үткәрелгән V Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә дип-лом белән бүләкләнгән иде. «Мизгел» балалар бию ансамбле “Чулпан”нан күпкә яшьрәк булса да, аның йөрмәгән җире, күрмәгән төбәге калмагандыр инде, мөгаен.  Шулай ук безнең “Чишмә” һәм “Тамчы” ансамбльләребез дә уңышлы гына эшләп киләләр.

 Денис авылы Мәдәният йортында кайнар йөрәкле, зә-выклы хезмәткәрләребез булмаса, ул үзенең биючеләре һәм җырчылары белән тирә-юньгә, бәлки, таныла да алмаган булыр иде. Мисал өчен, Мәдәният йорты мөдире Рәфис Шәфигуллинны гына алыйк. Ул биредә эшли башлаганга әле ике генә ел. Ә үзен яхшы яктан күрсәтеп өлгерде дә инде. Нинди генә проблема килеп туса да, ул якты йөзе hәм күтәренке кәефе белән теләсә нинди мәсьәләне хәл итә белә. Рәфис Рәмис улы бөтен эшләрне дә теләп башкара. «Мин мөдир түгел, мин лампочка боручы, розетка төзәтүче, микрофоннарның батарейкаларын алыштыручы», — дип шаярырга яратса да, барысын да жайлап, көйләп, һәркемгә ярдәм итеп эшли ул.

Рәфис абыйны күптән түгел генә узган туган көне белән котлап, аңа исәнлек — саулык, гаилә тынычлыгы һәм уңышлар телисе килә.

«Мизгел» бию, «Чулпан» фольклор ансамбльләребез житәкчесе Рамилә апа Хәбирова — шулай ук тегүче дә, биюче дә, җырчы да, режиссёр да. Ә алыштыргысыз аккомпаниаторыбыз Расих абый Сабировтан башка биеп тә, җырлап та булмый. Ул килмәсә, репетициябезне дә башлап булмаячак бит. Кыскасы, аңардан башка Мәдәният йортының бөтен яме бетәчәк.

Дөрес, хәзерге заман техникасы булганда, бернинди гармун, баян да кирәкми, диючеләр дә табылыр. Әмма тере гармун моңыннан, гармунчының күз каравыннан, рухландырып дәрт өстәп, аягын тыпырдатып торуыннан башка җырлавы да, биюе дә кыен.

Минәхсән абый Идиятуллин турында кайсы яктан сөйли башласаң да, күп итеп язып булыр иде. Күпләр аны гармунчы, җырчы буларак беләләр. Ә  ул әле алыштыргысыз тавыш операторыбыз да. Сәхнә артында hәр чыгыш ясаучы артист өчен борчылып торучы кешебез үрнәк гаилә башлыгы да бит. «Тормышны җыр тыңлаган кебек тыңлап яшәргә кирәк»,- ди ул.

Бәйрәмнәрегезнең алып баручысы, бәйгеләргә, фести-вальләргә, бәйрәмнәргә милли ризыклар пешерүчегез, сердәшчегез, киңәшчегез, яр-дәмчегез кем дип сорасалар, барысы да: Рәгыйдә апа Бадыйкова, дип җавап бирәчәк. Ул үзенең тормышчан киңәшләре һәм акыллы сүзләре белән һәрберебезне үсендереп тора. Ә сәхнәдә исә аңардан оста җырчы юктыр кебек.

Лимүзә апа Бикмөхәм-мәтова, Рамилә апа Юнысова, Рөстәм абый Галәүтдинов, Рушания апа Хәйбрахмановалар да — барсы да сәхнә осталары. Аларны мин чын артистлар белән чагыштырыр идем.

 Азат абый белән Гөлфирә апа Ханнановлар да — оста җырчылар, җор телле юмор сөйләүчеләр. Аеруча Азат абыйның шаярулары барыбызның да кәефен күтәрергә ярдәм итә.

 Мин үзем “Мизгел” бию ансамбленә йөрим. Шушы шау-шулы төркемдә булуыма, аңа нинди дә булса файда китерүемә шатланып туя алмыйм. Мәдәният йортына килеп керү белән бөтен кайгыларыбыз тарала, проблемаларыбыз онытыла. Сәхнәгә менгәч, үзеңне бөтенләй башка кеше итеп хис итәсең. Моның өчен Мәдәният йортыбызда эшләүче абый-апаларга  рәхмәт әйтергә кирәктер. Нинди генә бәйге, фестивальдә катнашсак та,  сәнгать җанлы авылдашларыбыз яшьләребезгә гел ярдәм итәләр, уңышларыбызга чын күңедән сөенәләр.

Лилия Галиуллина.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1437

Комментирование запрещено