2024 елны милли көрәшне Олимпия уеннарына кертү – Халыкара “Көрәш” милли көрәш ассоциациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов үз оешмасы алдында әнә шундый максат куя.
Узган ял көннәрендә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда татар милли спорт көрәше буенча Россия беренчелеге һәм Россия чемпионаты үтте. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән барлыгы 193 көрәшче бил алышты. Алдан фаразланганча, Татарстан көрәшчеләре яшьләр арасында да, олылар арасында да җиңү яулады. Дөрес, быел безнекеләргә җиңүгә ирешү өчен шактый тырышырга, шактый тир түгәргә туры килде. Гадәт буенча төп көрәш Башкортстан батырлары арасында барса да, башка төбәкләрнең дә милли көрәшебез белән ныклап шөгыльләнә башлаулары күренеп тора. Бигрәк тә яшьләр арасында. Тамашачылар һәм белгечләр фикеренчә, иң кызыклы, мавыктыргыч финал бәйгеләре дә 17-18 яшьлек егетләр арасында узды. Димәк, көрәшебезнең киләчәге бар дип ышанып әйтергә була.
Каһарманнар
Олылар арасында безнекеләрнең өстенлеге сорау уятмады анысы. Ирек Заһриев, Рамил Синәкәев, Руслан Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, Айвар Билалов, Лениз Абдуллин һәм Ильяс Галимовлар бөтен турнир дәвамында да, финалларда да ышанычлы чыгыш ясады. Бәйгедән соң гына бер сер дә ачылды. Баксаң, Руслан Нургалиев ярыш башланырга бер атна калып барганда бик каты җәрәхәт алган, күнегүләр уздыра алмаган. Татарстанның татар милли спорт көрәше федерациясе Башкарма директоры Равил Хәйруллин аның Россия чемпионатындагы чыгышын спорт каһарманлыгы дип бәяләде. Сүз уңаенда, быел Руслан үз карьерасында сигезенче тапкыр Россия чемпионы булып танылды.
Иң авыры Әлмәтнең танылган батыры Ильяска туры килде бугай. Чөнки финалда аңа үзеннән берничә дистә килограммга авыррак булган барыбызга да билгеле Сергей Павлик белән көрәшергә туры килде. Татарстан ярышларында дәүләр арасында ике үлчәү бар: 130 килограммга кадәр һәм аннан авыррак. Галимов белән Павликка да төрле категорияләрдә көрәшергә туры килә. Россия чемпионатында исә авырлыклар 100 килограммнан артык үлчәү белән чикләнә. Шөкер, Ильяс белән Сергейның юллары финалга кадәр кисешмәде. Ни гаҗәп, олылар арасындагы финалларның иң мавыктыргычы һәм иң кызыгы дәүләр арасында үтте. Равил Хәйруллин белдергәнчә, “ярышларга шул финалны карау өчен генә дә килергә мөмкин иде”. Беренче секундлардан ук Әлмәт батырының үзеннән авырраклардан курыкмавы, аның хәтта 160 килолылар белән дә рәхәтләнеп көрәшә алуы күзгә ташланды. Әлбәттә, никадәр авырга туры килгәнен Ильяс үзе генә беләдер (шул ук Р.Хәйруллин әйткәнчә, “көрәш вакытында күнегүләрдә күпме тимер чыңлаганын ишеткәндәй булдым”). Һәрхәлдә, Павликка каршы чыккач та, Ульян пәһлеваны батырыбызны вата гына күрмәсен дип теләдек. Шөкер, бар да әйбәт, Ильяс Галимов та – Россия чемпионы.
Безнекеләр 80 һәм 85 килограммга кадәр үлчәүләрдә генә чемпион була алмады. Илмир Төхватуллин белән Ринат Хәйретдинов өченче урыннарны яулады. Беренчесендә чемпион булып Башкортстанның танылган спортчысы Наил Мөхәммәтҗанов калды. Әйтергә кирәк, Наилнең Татарстан көрәшчеләрен оту тәҗрибәсе бар инде. Бу юлы да ул чемпион исемен яулады, алай гына да түгел, финалда тагын бер Татарстан егете, биредә Ульян өлкәсе өчен көрәшкән нурлатлы Алмаз Мостафинны югары торышта гына булса да җиңә алды һәм өченче тапкыр Россия чемпионы исеменә лаек булды. Р.Хәйретдинов исә алдагы көрәшләрнең берсендә Мари Иле вәкиле (Татарстан ярышларында без аны Теләче көрәшчесе дип беләбез) Муса Галләмовны бирелдерде, әмма әлеге җиңү аңа кыйммәткә төште: алга таба ул Башкортстан вәкиленә оттырды.
Яшьләребез дә сынатмады. Гәрчә биредәге тугыз үлчәүнең дүртесендә безнекеләр чемпион була алмады. Алмаз Биккинин, Булат Юнысов, Рафил Низаметдинов, Ирек Шәяхмәтов белән Ринат Дәүләтшин үз үлчәүләрендә чемпион калдылар. Ришат Камалов беренче әйләнештә үк, көтмәгәндә, Төмән өлкәсе вәкиленә оттырды (ахыр чиктә Владимир Науменко икенче урында калды). Булат Гадершин да алдагы әйләнешләрнең берсендә җиңелергә мәҗбүр булды. Ярый әле “утешительные схватки” дигән яңалык кертелгән иде, ахыр чиктә Ришат – дүртенче, Булат өченче урынга күтәрелә алды. Пунхан Наджафов исә Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәевка финалда җиңелде. Бу очракта Артурның тәҗрибәлерәк спортчы булуын искәртергә кирәк, ул узган ел да чемпион калган иде. Самат Әхмәтҗанов та финалда башкорт күршеләребезгә киеренке көрәштә җиңелде. Оттырулар булса да, Равил Хәйруллин Татарстан данын яклап чыгыш ясаган һәр көрәшчегә рәхмәтен җиткерде: “һәрберсе тырышты, һәрберсе җиңү өчен көрәште”.
Чиратта – Олимпиада?
Ярышларны ачу тантанасында республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов янә бер тапкыр көрәшнең Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия спорт төрләре исемлегенә керүен һәм Универсиада нәтиҗәләре буенча әлеге спорт төрендә алты көрәшченең халыкара класслы спорт остасы исеме алуын искә төшерде. Россиянең “Көрәш” федерациясе һәм Халыкара “Көрәш” милли көрәш ассоциациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов исә реестрга кергәннән соң беренче тапкыр Россия чемпионатының үткәрелүен искәртте. 200гә якын көрәшченең катнашуын ул көрәшнең алга атлавы һәм үсүе дип бәяләде.
Журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә Җәүдәт Миннәхмәтов үз оешмасы алдында торган төп максатны да атады: халыкара дәрәҗәгә чыгып, ахыр чиктә, 2024 елда Олимпия уеннары программасына керү. Әле шушы көннәрдә генә ул Швейцариянең Лозанна шәһәрендә узган Милли Олимпия комитетлары Ассоциациясе (АНОК) утырышында катнашты. Ошбу очрашуда көрәшебезне халыкара аренада таныту һәм үстерү мәсьәләләре тикшерелгән. Шунда ук Җ.Миннәхмәтов Европаның Олимпия комитеты президенты Патрик Хикки һәм Азиянең Олимпия комитеты президенты Әхмәд Әл-Фәхәд Әл-Сәбах белән очрашкан. Ике президент та көрәшне үз кыйтгаларының Олимпия уеннары программасына кертү буенча тәкъдим ясаган.
Intertat.ru хәбәрчесенең 2015 елда Кореядә узачак Универсиада программасында көрәшебезнең булу-булмавы хакында соравына Җәүдәт Мидхәт улы бу юнәлештә аерым проблемалар барлыгын искәртте. “Барысын да FISU хәл итәчәк. Әмма Азия һәм Европа Олимпия уеннары Универсиада дәрәҗәсеннән югаррак тора. Бәлки студентлар Уеннарына керү өчен артык тырышырга да кирәкмидер”, — диде ул.
Көрәше булса, татары да булачак
Соңгы елларда татарча көрәш буенча Россия ярышларында Бөтендөнья татар конгрессы ничектер күләгәдә кала иде. Заманында илкүләмендә федерация оештыруның башында да конгресс торды, югыйсә. Быел, ниһаять, ярышларның ике көнендә дә киеренке көрәшне конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та күзәтеп утырды. Матбугат очрашуында ул Intertat.ru хәбәрчесенең татарча көрәш юнәлешендәге эшчәнлеге хакындагы соравына да җавап бирде.
Ринат Зиннур улы заманында татарча көрәш белән Сабантуйларга бәйле шөгыльләнә башлаулары турында искәртте. “Аңлашыла ки, татарча көрәш белән ныклап Татарстаннан торып кына шөгыльләнергә була. Профессиональ дәрәҗәдә эшләү өчен килеп туды да инде федерация оештыру идеясе”, — диде ул. Аныңча, милли спорт төребез буенча дөнья чемпионатларына һәм Универсиадаларга юл башы әнә шул Сабантуйларда салынды.
“Татар көрәше спорт кына түгел, ул – татар халкының рухи байлыгының бер өлеше дә. Халкыбыз саклана икән, көрәше дә сакланачак”, — дип тә өстәде Ринат Закиров. Ошбу фикер белән килешми мөмкин түгел. Дөрес, аны киресенчә дә белдерергә була: көрәшебез саклана икән, халкыбыз да саклана дигән сүз. Хәер, бу очракта урыннарны алмаштырудан сумма үзгәрми дип әйтергә генә кала…
Просмотров: 1204