Вак объектлар белән генә туристларны җәлеп итүе авыр. Шуңа да тиздән Татарстанда эре туристик комплекслар булдырмакчылар. Бу планнарны тормышка ашыру өчен акчалы кешеләр, кызыклы идеяләр һәм җир кирәк.
2011 елдан Россиядә эчке туризмны үстерү буенча федераль максатчан программа эшләп килә икән. Аның нигезендә, туристик кластерлар булдырырга ниятләгән кешеләргә дәүләт ярдәме дә вәгъдә итәләр. Чыгымнарның 30 проценты федераль казнадан, тагын 5 проценты төбәк казнасыннан капланачак. 2018 елга кадәр бу программаны финанслауга 96 миллиард сум каралган.
“Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов әлеге программаның асылы турында сөйләп китте. Аның сүзләренчә, 2018 елга кадәр Татарстанга агылучы туристлар санын 3,5 миллион кешегә җиткерү ниятләнә. Моның өчен исә ел саен эчке туризм үсеше 12-14 процент дәрәҗәсендә булырга тиеш. Әмма моңа ирешергә теләсәк, аерым-аерым урнашкан мәдәни-тарихи объектларга гына исәп тотарга ярамый. Аерым территориядә бердәм концепция белән берләштерелгән объектлар комплексын булдыру юлы буенча барсаң гына тиешле нәтиҗәләр булачак.
Әйткәнебезчә, эчке туризмны үстерү программасында каралганча, дәүләт бер төркем чыгымнарны үз өстенә ала. Әйтик, бу акчаларны су, газ кертү, юллар төзү, канализация үткәрү кебек максатларга юнәлтергә мөмкин. Инвесторлар акчасы исә объектлар төзүгә тотылачак. Бу кунакханә, шифаханә, ял итү, күңел ачу үзәкләре булырга мөмкин.
Программада шулай ук федераль трассалар буенда автотуристик кластерлар булдыру мөмкинлеге дә каралган. Ягъни бер җирлектә машина кемпингы, автозаправка, автосервис, мотель, күңел ачу үзәге һ.б. урнаштырырга мөмкин.
- Бу бик шәп программа. Әмма әлегә аны республикабызда гамәлгә ашыру авырлык белән бара. Шуңа да без туристлык инфраструктурасын үстерү буенча кызыклы идеяләре булган кешеләрне, җир хуҗаларын һәм инвесторларны берләштерергә ниятлибез, — дип сөйләде Сергей Иванов.
Якын арада Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршында бу өч категория кешеләрен берләштергән туризмга инвестицияләр буенча совет оештыру күздә тотыла. Туризм үсешенә идеяләр һәм акча белән ярдәм итәргә әзер кешеләргә министрлык берничә перспективалы җирлек тә тәкъдим итәргә әзер. Аларга үз проектларын Свияжски утрау-шәһәре, Болгар шәһәре, Смарт-сити, Кама аланы тирәсендә тормышка ашырырга тәкъдим итәчәкләр.
Татарстан туризмын үстерүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр (843)222-81-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук алар үз заявкаларын Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы сайтында калдыра ала – анда “Туризмга инвестициялим” дигән махсус банер бар.
Просмотров: 1143