“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең чирек гасыр гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлады. Үзенең юл башында ук җәмгыять күпкырлы эш алып барды. Шуларның берсе өлкәбездәге шәһәрләр һәм авыллар белән элемтә урнаштыру. Бүген сүз Мулла авылы турында бара.
Мулла авылында мәчет ачу тантанасын минем онытасым юк. Самар мәчете вәкилләре белән бергә мин “Туган тел” исеменнән бардым. Бина эче генә түгел, хәтта йорт та халык белән шыгрым тулы иде.
Иреклек! Дин иреге! Телебезне саклап калу өмете!
Микрофонга килгән һәр кеше кайнар хисләрен белдерде. Рәхмәтләрен ирештерделәр. Куанычлары эчләренә сыймаган бабайлар: “Мәчет салдык. Инде кибеттә аракы сатуны туктатырга кирәк!”- дип дәртләнеп нотык тоттылар. Халыкның бер өлеше бу тәкъдимне хуплады. Икенче өлеше тыныч кына утырды.
Татар милли хәрәкәте әйдаманы буларак, сүз алдым. Тәбрикләдем. Җирле җитәкчеләргә, авыл халкына рәхмәтләр әйттем. Ләкин дә: ”Аракы сатуны тыю бүгенгә урынсыз, кибеттә торсын, ләкин дә сез ул аракыны сатып алмагыз. Еллар буена киштәдә утырып торсыннар. Алучы булмагач, кибетче яңасын алып кайтмаячак”,- дидем.
Ризалаштылар.
Бүген мәчет эшли. Мулланың галимлегенә шик юк. Дөньяви энциклопедик белеме бар. Нәзберек психолог. Ике дистә елдан соң сорау кала.
200гә якын йорттан мәчеткә берәр кеше генә килсә дә, мәчет гөрләп торыр иде.
Кибет киштәсендәге хәмер-шәрабләр дә яңарып торалар.
Заманында Рафаэл Салюков туплаган төркем бик зурлап, Сабан туен уздырды. Бәйрәмне алып барырга мине – Шамил Баһаутдинны чакырды Рафаэл әфәнде.
Илгиз Кәлүч үзенең “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән сокланырлык тамаша күрсәтте. Бәйрәмгә тел-теш тидерерлек түгел иде. Ләкин дә кечкенә генә авыл татар дөньясы өчен гаҗәеп үрнәк күрсәтте. Сабан туе батырына тәкәне Мулла авылы хатыннары шампунь белән юганнар иде. Мәйдан уртасында аккоштай тәкә басып торды. Көрәш батыры тәкәне сөйгән кызын кочаклагандай җилкәсенә салды. Сабан туен балетка тиңләделәр!
Ә бит кайбер авылларда батырга дигән тәкәнең өстенә карарлык түгел! Йоннарына бук катып беткән. Шуңа да батыр җилкәсенә чүпрәк җәеп тәкәне салырга мәҗбүрләр. Шулай эшләмәсәң батыр букка буяла.
Мулла авылына барырга юллар яхшы. Чиста табигать. Димәк, ризыклар югары сыйфатлы. Яшәү өчен – Швейцария!
Әгәр адәм дөрес яшәсә, пенсиягә чыккач та, әле тагын кимендә утыз ел яши. Бу бит үзе бер гомер! Кайт та урнаш Мулла авылына. Култык астында Самар һәм Тольятти.
Муллада сокланырлык кешеләр яши.Тамыры белән Мулладан булган фермер Илйас Фәхретдинов. Авыл мәңгелек булсын өчен аның җиренә шунда үскән ирләр хуҗа булырга тиеш!
Хәзер Азия, Кавказ лачыннары җиргә хуҗа булырга омтылалар.
Җирләрне һич тә аларга сатарга ярамый!!!
Җирегезне читләргә сатсагыз, үзегез генә түгел, балаларыгыз һәм оныкларыгыз гомерлек кол булып калачаклар!
Татарны авылсыз, авылны Сабан туйсыз күз алдына китереп булмый.
Кырлары сөрелмәгән, чәчелмәгән авылларда нинди Сабан туе булуы мөмкин?!
Бу этапта тамашага туздырган акчаны авыл фермерына биреп, кырларны игенле итәргә кирәк. Моңардан да зур савап юк. Бу -милләтебез татарны, динебез Исламны саклау. Ватаныбызны көчәйтү. Бүгенге көндә бу- иң зур патриотизм.
Өлкәбездә бердәнбер татар авылы – Мулла исемен йөртә. Мулла иң динле, иң тәртипле, иң әхлаклы, иң матур авыл булсын иде, дип тибә йөрәгем. Мулла авылының ир-егетләре, җыелышып, авылны яшәтү генә түгел, чәчәк аттыру турында карар кабул итегез әле.
Яңгырасын әле Мулла даны еракларга.Самар өлкәсендәге Мулла авылы татар дөньясы өчен татарлыкның бизмәненә әверелсен.
Шамил Баһаутдин.
Просмотров: 1152