“Яңа елны ничек һәм нинди киемнән каршылыйсың, шулай үткәреп тә җибәрәсең!” Һәр ел саен бәйрәм алдыннан туташ-ханымнарның котын ала, тынычлыгын качыра торган сүзләр бу.
Берәребез тормышында кайчандыр шулай булып чыкканмы-юкмы – анысын уйлаган юк. Үлә-бетә Яңа ел төнен бөтен шартына туры китереп каршыларга тырышыпмы-тырышабыз! Өебезне матур итеп бизәп, табынга иң тәмле ризыклар куярга омтылудан тыш, үзебезнең “ел киеме”н дә бик тәфсилләп әзерлибез. Иң элек ул, әлбәттә, өр-яңа, бәйрәмчә купшы, матур булсын. Ә нечкәлекләре – һәр ел саен төрлечә.
Кытай календаре буенча нинди ел җитүгә карап, күлмәкне әнә шул хайванның “күңеле”нә хуш килерлек итеп сайлыйлар. Юкса елның уңышлы килеп чыгуы икеле! Якынлашып килүче 2014 ел – Зәңгәр агач ат елы. Бу хайван акыл көчен, ихтыяр көчен, гомумән, бик зур көч-куәтне гәүдәләндерә. Ат – изге “күңелле”, затлы хайван. Шуңа күрә, астрологларның инандырып әйтүенчә, чын тукымалардан: ефәк, бәрхет, атлас яки йон күлмәк кию әйбәт. Ә менә без Яңа ел кичәсендә күрергә күнеккән ялтыравыклы синтетик кием – начар!
Төсенә килгәндә, иң элек, әлбәттә, зәңгәр. Шулай булмый, Зәңгәр ат елы бит! Тынычлык, тотрыклылык китерә торган төс ул. Англия герцогинясы Кейт Миддлтонның да зәңгәр якут (сапфир) төсендәге күлмәкләр яратуы тикмәгә генә түгел. Төснең икенчесе – яшел. Чөнки нәкъ менә шушы төс агачны гәүдәләндерә. Яшел төс акча һәм күп төрле уңышларны үзенә тартып китерә, дип исәпләнелә. Яңа ел киеменең шушы ике төстә булуы, яки аларның төсмерләре – ачык зәңгәр, шәмәхә, фирүзә (бирюза), диңгез дулкыны төсе, миләүшә төсләренең (кемгә ниндие ошый – шул) өстенлек итүе кирәк.
Ә инде ни зәңгәр, ни яшел төсне, ни аларның төсмерләрен яратмаган кешеләргә нишләргә? Күңелне төшермәскә, куркуга бирешмәскә! Чөнки ат – әйбәт, сабыр хайван, шуңа күрә Яңа елны үзенең төсендәге кием киеп каршыласагыз да үпкәләмәячәк. Димәк, соры, кызгылт көрән, ак, кара, аксыл төсләр дә ярап куячак. Акча җитмәү аркасындамы, башка сәбәптәнме бәйрәмгә күлмәк хәстәрен күрә алмаган икәнсез, кыска итәкле кара күлмәгегезне киегез (туташ-ханымнарның шкафында эленеп торырга тиешле дип саналган бу күлмәк теләсә нинди очрак өчен дә бара бит). Ат үзегезне аңламый калмас. Тик менә сары, кызгылт сары (әфлисун төсе), кызыл төсләргә бахбайның ачуы чыгар. Тибеп тә очырырга мөмкин. Саграк!
Күлмәкнең тегелеше турында берничә сүз. Ат иркенлек яратучан, җитез хайван. Шуңа күрә җил-җил йөрергә комачауламасын өчен кием кысынкы булмаска тиеш. Аска таба киңәеп, җилфердәп торган озын итәкле күлмәк – иң яхшысы әнә шул. Киемне җиңел шифон шарф яки үзенчәлекле матур билбау белән дә бизәп җибәрсәгезме!..
(“Ватаным Татарстан”, /№ 220, 24.12.2013/)
Просмотров: 1319