Самара өлкәсендә нәшер ителәчәк китапның бер бүлеге Нәдер Уразмәтовка багышланачак

2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүе тарихыбызны барлау, үстерү юнәлешендә яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Самара һәм Әлмәт төбәге тарихчылары ике арадагы багланышларны ныгыту юнәлешендә эш башлады инде. Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк, Гали авыллары, гомумән туган як тарихына багышланган киң күләмле китапның бер бүлеге XVIII гасырда беренчеләрдән булып нефть тапкан һәм кара алтын эшкәртүгә нигез салган якташыбыз Нәдер Уразмәтовкә багышланачак.

Бу көннәрдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты бинасында ике төбәк тарихчыларының чираттагы очрашуы булып узды. Әлеге чаралар Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе тарафыннан оештырылды. Уку йортның ректоры, татар конгрессының Әлмәт муниципаль районы оешмасы җитәкчесе Ильяс Салахов билгеләп узганча, ике төбәк арасындагы бәйләнешләрне дәвамлы итү өчен конгресс һәм бюро әгъзалары тарафыннан мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк.

Самара өлкәсе татарларының мили-мәдәни “Сәлам” газетасы мөхәррире Фәрит Шириязданов, Камышлы, Келәүле авыллары имам хатибы Габдулла Мөхәммәткәрим, Әлмәттән туган як тарихын өйрәнүче, күп кенә китаплар авторы Роза Сәлмәнова, “Әлмәт энциклопедиясе” фондын оештыручыларының берсе Рафик Әмирханов, Нәдер Уразмәтов нәселе вәкиле Ландыш Нәдырова, элеккеге нефтьче, Колшәрип авылы тарихын өйрәнүче Булат Заһиров бергәләп Нәдер Урәзмәтов, ул чорларның тарихына бәйле булган яңа мәгълүматлары белән уртаклаштылар, әңгәмә корып, фикер алыштылар.

Төбәк тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә бай. Шуларның берсе – Яңа Нәдер авылына нигез салучы Нәдер Уразмәтов. Аның исеме XVIII гасырларда ук билгеле була һәм руда сәнәгатьчесе буларак тарихка кереп калган. Нәдер Урәзмәтовка 1730 елларда ук Зәй, Чирмешән, Шушма буйлары файдалануга бирелә.

1746 елда икенче ревизия вакытында беренче тапкыр Сок елгасы буендагы Нәдер авылында гомер сөргән Уразмәтов фамилиясе теркәлә. Өченче ревизия вакытында ул Әлмәт районының Яңа Нәдер авылына килеп төпләнә. Тарихчылар “Нәдер” исеме белән бәйләнешле биш авыл булуын дәлиллиләр. Бер Нәдер авылы – Лениногорск районының хәзерге Сугышлы авылы, икенчесе, Чирмешән районы Шушма елгасы тирәләрендә була. Казан – Оренбург юлы өстендә дә андый исемле авыл була. Шунысы мөһим, Нәдер исемендәге авыллар табигый запаслар мул булган урыннарга урнашкан.

ХХ гасыр башында Яңа Нәдер авылында Нәдер Уразмәтов нәселеннән дворян дәрәҗәсендәге 20 ләп вәкил яшәгән.Өч вәкиле Яңа Кәшер авылында көн күрә. Нәдер Уразмәтов үзе 1758 нче елда хәзерге Нәдер авылында вафат булган дип, фаразлана. 2013 елның июнь аенда Яңа Нәдер авылында Нәдер Уразмәтов истәлегенә структур композиция ачылды.

Роза Сәлмәнова сүзләренә караганда, Әлмәт тарихы, Риза Фәхретдиннең 150 еллыгына багышланган китапта Нәдер Уразмәтовның нәсел шәҗәрәсе бирелгән булган. Тарихи тикшеренүләр барышында хәзерге Самара өлкәсенең Иске Ярмәк, Гали авылларының да Бөгелмә өязенә кергәнлеге ачыклана. Нәдер Уразмәтов нәселе ваәкилләре нәкъ менә әлеге авылларга нигез салып, төпләнеп яши башлыйлар. Туганлык җепләре ике төбәк арасындагы бәйләнешләрне тагын да ныгытып, уртак иҗади хезмәтләргә нигез булып тора.Самара өлкәсенең туган як тарихына багышланган китапта Нәдер Уразмәтовка багышланган аерым бүлек әлеге хезмәтләрнең нәтиҗәсенә бәйле.

2014 елда әлеге китап нәшер ителәр дигән ышаныч бар, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.

Просмотров: 1345

Комментирование запрещено