Авылыбыз чиста булсын!

Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылының Җәмәгать советы бөтен авыл эшләрен барлап, хәл итеп тора. Аның эшендә дүрт мәчетебезнең имамнары да актив катнаша. Алар авылдашларыбызны хезмәт сөючән, туган җирне кадерләп саклаучы булырга өйрәтәләр. Һәр мөселман нәкъ шундый булса, милләтебез дә алга китәр иде.

Әйе, кемгә дә сер түгел, авылларыбыз картаеп бара. Кайвакыт, үлем-җитем булганда, кабер казырга кеше табуы да авыр. Ә менә Иске Мәчәләй авылының Җәмәгать советы бу эшне үзенчә хәл итте. Һәр мәчеттән 15әр мең сум акча җыеп, Совет рәисе Наил Субеев Самарадан кабер казу өчен яңа техника алып кайтып куйды. Хәзер инде, һава торышы нинди булса да, мәетне вакытында гүргә иңдерә алачакбыз. Рәфыйк Исмәгыйлев һәм Билал Канюкаев бу техниканы карап торырга, кирәккәндә кабер казырга алындылар. Әлбәттә, гүр иясенең туганнары моның өчен аларга 800 сум акча түләргә тиеш, чөнки бензинга да, техниканы майлап-карап торырга да акча кирәк бит.

Чүп-чар мәсьәләсен дә хәл итәргә күптән вакыт инде. Әлегә кадәр аны җыю, чүплеккә илтеп түгү белән эшкуарларыбыз шөгыльләнә  иде. Алар да туйгандыр инде. Авылдашлар чүпләрен тыкрыкларга, урман кырыйларына, кырларга ташыйлар, ә махсус урынга илтеп аударырга башларына да килми.

Без һәр йорттан аена иллешәр сум акча җыярга һәм, аерым кеше билгеләп, чүп түктерергә ниятләгән идек. Шул илле сумны да күпсенүчеләр табылды. Шулай да эш кузгалды. Өйләрендә, йортларында бер туктамый чисталык урнаштыручы авылдашларыбыз авылны да чистартырга кирәклеген аңларлар, дип ышанабыз.

Мәчәләй халкы чисталыгы белән тирә-юньгә танылган халык бит. Шулай булгач, авылыбызны чүп басып киткәнне карап тора алмыйбыз, аны тиешле урынына илтеп түгүне таләп итәчәкбез.Ә моның өчен һәр йорт белән килешү төзергә туры киләчәк.

Җәмәгать оешмасы авылыбыз чиста, кырларыбыз яшел булсын өчен чын көрәш башлады.

Шамил МАМЫШЕВ,

Иске Мәчәләй авылының Җәмәгать советы әгъзасы.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

Просмотров: 991

Комментирование запрещено