26 декабрьдә өлкә губернаторы Николай Меркушкин губерна Думасы депутатларына һәм төбәгебездә яшәүчеләрнең барсына да үзенең еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Анда ул үтеп баручы елга йомгаклар ясады, якын перспективага планнар билгеләде.
Губернатор бөтен дәрәҗәдәге хакимиятләрнең дә халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен аңа якынаерга тиешлегенә, моңа дәүләт башлыгының да зур игътибар бирүенә басым ясады.
- Моның өчен нигез бар инде — хакимияткә халыкның ышанычы арта бара. Тик әле еш кына урыннардагы хамиятнең эше белән канәгатьсезләр дә очрый. Бу җирле хакимиятнең тиешенчә эшләмәвен күрсәтә дә инде.
Бездән башка җирле үзидарә итү структурасын беркем дә ясамаячак, - дип белдерде Николай Меркушкин һәм бу эшне тормышка ашыру 2014 елның мөһим бурычларының берсе булуын ассызыклады.
Губернатор шулай ук коррупция белән көрәшне көчәйтү мәсьәләсенә дә тукталып, бу эштә массакүләм мәгълүмат чараларының да үз өлешләрен кертергә тиешлекләре турында әйтеп үтте.
Төбәк башлыгы күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләр мәгълүматларын күрсәтте. Алардан күренгенчә, соңгы елда халыкның 12 проценты, хакимият коррупция белән күбрәк көрәшә башлады, дип саный. Ә менә конкрет фактларны һәм кешеләрне берсе дә искә төшерә алмый икән. “Кешеләр боларны белгәндә һәм моңа ышанганда гына бу золымны җиңеп булачак. Демократиягә дүртенче хакимият булганда гына ирешә алачакбыз”, - дип үзенең фикерен белдерде губернатор.
Үзенең дүрт сәгать дәвам иткән чыгышында өлкә губернаторы бөтен проблемаларны яктыртырга, аларны ничек итеп тормышка ашыру юлларын күрсәтергә тырышты.
Рәфыйк НУРИСЛАМОВ.
№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.
Просмотров: 1245