Вакыт үтә, картлык җитә тора, дигәндәй, керфек кагып алган арада да гомер юлы кыскарып, тормыш җебе нечкәреп өлгерә. Әнә миңа да инде 70 яшь тулды. Әле күптән түгел генә “Бердәмлек” газетабызның беренче саны дөнья күргән кебек иде, аннан меңенче саны да чыкты, 20 еллыгы да үтеп китте, ә тагын бер елдан сау-сәламәт булсак, милли басмабызның 25 яшьлеген дә бәйрәм итәрбез, Аллаһы боерса.
Яңа ел бәйрәме үзенең беркатлы ышанулары һәм фаразлары белән һәрвакыт безне гаҗәпләндерәсе килә. Замана сабыйлары исә Кыш бабайның могҗизалы төстә пәйда булуына да, аның нәниләргә бүләкләрен яңа ел төнендә чыршы төбенә куеп китүенә дә, хәтта Карсылуның Кыш бабайның оныгы икәнлегенә дә ышанмый. Һич юкта, бала олылар авызыннан чыккан әкияткә ышанган булып кылана. Без, өлкәннәр дә, тыштан күрсәтергә тырышмасак та, Яңа елда әйтелгән теләкләрнең кабул булуына эчтән генә өмет итәбез бит.
Кичә үткән елны бүген кабатлар әмәлләр юк. Ундүртенче елда да без яңа мизгел башламыйбыз, бәлки, тарихка озаттык дигәнен генә дәвам итәбез. Хәер, җиһандагы дөнья кайда да, без кайда? Безгә Аллаһы Тәгаләдән рәхмәт-шәфкать сорарга гына кала. Югыйсә, үткән еллардагы кебек янә хаксыз хакыйкать, хакимсез хакимият, мөлкәтсез милек белән ялгыздан ялгыз басып торабыз. Сүнгән заводлар, сөрелмәгән басулар, таркалган авыллар, укучысыз калган мәктәпләр, диннәрен сатарга әзер руханилар.
Кичәге угры бүген йомшак кәнәфиләргә утырып, акча бүлешә, тугрылыкны яклаган булып кылана, ә сүз боткасы һаман куера бара. Гади кеше дә, дәүләт ягыннан юлдашлык тапмагач, намуссыз белән кулдаш булырга мәҗбүр. Бу безнең татарларыбыз арасында бигрәк тә нык сизелә. Кайберәүләр үз шәхси мәнфәгатьләре өчен теләсә нинди әшәкелекләргә барудан да тартынмый.
Шулай да яхшыга өметләнәсе бик тә килә. Яңа елда бүгенге тормышыбызны объектив бәяләп, иртәгәсе адымнарыбызны чамалап, халыкка таянып эшләргә язсын иде. Чөнки барча эшләребезнең максаты да шул халык бит.
Яңа ел, әлбәттә, бәйрәм. Чыршы, кыңгыраулы пар атлар, Кыш бабай, Карсылу… Теләкләр, мул табыннар, өметләр. Гамьсез генә үткәргән мәлләр дә кирәктер инде. Ләкин җырлы, нурлы җиребездә моңсыз һәм мескен булып яшисе, ятлар алдында, угрылар, куштаннар алдында тал кебек бөгеләсе килми. Сезгә дә бу Яңа ел бәйрәмендә нәкъ шуларны телим, хөрмәтле укучыларыбыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк! Без – бергә, гомергә!
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.
Просмотров: 1512