Мөхәммәт пәйгамбәр турында иң оста шигырь авторын эзлиләр

cf7390c59ce676c4e96c12cb0a59502c_MШушы көннәрдә Россиянең Мөфтиләр Шурасы һәм Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесе игълан итте. Анда теләге һәм осталыгы булган һәркем катнаша ала.

Әлеге «Мөхәммәт пәйгамбәр — дөньялар өчен рәхимлелек» конкурсы инде сигезенче ел рәттән уздырыла. Аның максаты — халыкны Ислам дине, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы белән таныштыру, илнең төрле почмакларында гомер итүче мөселманнарны берләштерү.

Бәйгегә Мөхәммәт пәйгамбәр тормышының төрле чорларына багышланган татар һәм рус телендәге язмалар кабул ителә. Әлеге эшләр кешенең шәхес буларак камилләшүен, халыклар арасында дуслык, кардәшлек һәм мәрхәмәт кебек сыйфатларның үсешен чагылдырырга тиеш. Пәйгамбәрнең шушы бөек максатларга ирешүдәге казанышлары турында сөйләү, шулай ук, урынлы булачак, дип хәбәр итә Ислам.ру порталы.

Конкурсның бүләкләренә килгәндә, беренче урынга лаек булучыга 20 мең сум, икенче урын иясенә — 15, ә өченче урынны яулаган шагыйрьгә исә 10 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылачак. Әле алай гына да түгел, татар телендәге иң оста текст авторын шулай ук зур бүләк көтә.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә үз эшләрен mavlidkonkurs@mail.ru электрон адресына юллау таләп ителә. Язмаларны 1 мартка кадәр кабул итәчәкләр.

intertat.ru

Просмотров: 5765

Один комментарий

  1. Ла илаху иллалах Мухаммад Расуллулах-дип
    Бошлы й иде аби сузен намазлык куглына алганда
    Без авырсак»-ярдам итче сабыйга Аллах «-дип
    Ялваруы белян Аниебез кунелга нур салган да

    И Тагалам Син кичеруче,баш иям алдында
    Диеп бабаем саждада бер мизгел калдын да
    Узен киттен арадан иоракка сагыш салдын да
    Юк онытылмыйсыз арвахлар истасез хар танда

    Йокыдан уянуга дарт ости безга бер Аллам
    Кунел пошым булганда мачетка мин кера алам
    Ак яулыклы,такыялы кинашчене кура алам
    Мархумнар тошка керса зиярат капкага тералам

    Зур тарбия биралган гасырлардан куча кучеп
    Корбан чалып , хажга барып , зам-зам суын эчеп
    Ожмахка барасы юлын ута кеше донья гизеп
    Мохаммат пайгамбарнын ярдамен

    Жихан барлыкка килуен без белганнар курмаган
    Яшау шарты анына кемнендер алла кермаган
    Бер Аллам тугел дисезме; жаннарга тын ормаган
    Барлык махлукне да бит ул билауга тормаган

    Галам кин,жир иозе бай:чачка,ризык , бандага
    Ялкауларны гына саласуык бабай сандерага
    Тырыш унган,тарбияле кирак икан хар кайда
    Пайгамбар Махаммад сыйлаган ятимне ураза айда

    Ати-анисезларга ярдам итарга кушкан
    Куп авырлыклар кичся да мартабага тырышкан
    63 яшта киткан доньядан 6 балалы гайласе
    Ходам ярдаме белян;утмаган кешесез,олар оиласе

    Елап утырган баланы жилкасена утыртып уйнаткан
    Маэминнарга-»ойланешеп бала тудырыгыз»-дип анлаткан
    Моселманар куп булырга тиешбез без диган
    Куп эшляп , ураза тотып , сауда итучене да ул сойган
    (аракы эчеп , гайбат сойлап , тамаке тартуны тыйган)

    Намаз алдыннан тахарат алу дога сере
    Кунмасын бер ук тан-жанга донья кере
    Хар жан иясе гомере сонына киля-калмый тере
    Мохаммат пайгамбар ати-анисенен берданбере

    Газиз анисе Амина , атисе ул туганчы мархум Абдулла
    Гайша белян Мухамматка никъях укучы саваплы мулла
    Алдан туган 2 малай, азакысы да лахатта дер нурга тула
    Кызлар Орыкыя,Оммегелсем,Зайнап , Фатыйма була

    Замана компьютереннан анын маглуматен алуче куп
    Мухаммад пайгамбар алдында мин балкем балакай чуп
    Ин,ин озын»гомерле» пайгамбар»с.г.»Мухаммат
    Газраил кился кабатлыйк-динем Ислам, Мухамматка без уммат.