Быел өлкәбездә Мәүлид мәҗлесләре күп урыннарда – өйләребездә, мәчетләребездә, Мәдәният сарайларында киң колач белән уздырыла. Шуларның берсе – Самара башкортларының күренекле вәкиле — «Ыргыз» башкорт газетасы, «Без — башкортлар» журналы редакторы, өлкәбезнең башкорт Королтае әгъзасы, күренекле эшкуар Сәлимә Басыйр кызы Краснова-Игенбетова тарафыннан Самар Җәмигъ мәчетендә үткәрелде.
Мәүлид мәҗлесен бик матур итеп казыебыз Вагыйз хәзрәт Яруллин алып барды, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.с.) тормышы турында сөйләде, үзе дә Коръән аятьләрен укыды. Кунаклар — татар һәм башкорт халкы вәкилләре — бергәләшеп салаватлар белән Мәүлид кыйссасын да, күп мөнәҗәтләр дә әйттеләр.
Чарада катнашкан Самара өлкә губернаторы администрациясе вәкиле Надежда ханым Осипова да ата-бабалардан калган матур гореф-гадәтләребезнең саклануына соклануын белдерде.
Мәүлид бәйрәмнәрен киләчәктә дә шулай бергә-бергә уздырырга язсын!
Римма НУРЕТДИНОВА.
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 1272
Аллаhы Раббым кабул айлясен! Кызганычка каршы килялмядем бу куркям мяжлискя чонки без ул конне Талип-хазрятляр белян Болгарда мавлидтя катнаштык.