Сез кабызган утлар…

Без, Гали авылы кешеләре, Подбельскиның инвалидлар оешмасыннан чакыру алгач, бик шатланып юлга чыктык. Ул безгә туган йорт кебек бит инде хәзер. Районыбызның олы яшьтәге кешеләре һәм инвалидлары елына икешәр тапкыр шушы үзәктә берәр ай буе ял итеп, дәва алабыз.

Безнең өчен районыбызның инвалидлар оешмасы рәи­се Фәридә Гыйльметдин кызы Вагыйзова һәм аның хез­мәт­тәшләре Инвалидлар кө­ненә туры китереп бик матур һәм күләмле чара оештырганнар иде. Анда спорт ярышлары төрле бәйгеләр, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмебезне Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов үзе ачты. Аның һәм башкаларның чыгышларында: «Тормышыгызда борчулы чак­лар вакытлыча гына булып, аны күбрәк аяз һәм шатлыклы көннәр бизәсен», - кебек матур сүзләр яңгырады.

Бу көнне инвалидлар оешмасына бик күп кунаклар килгән иде. Һәр авылдан өчәр кешене генә чакырсалар да, 53әү җыелганбыз. Гали авылыннан, мәсәлән, коляскага утырып йөрүче Фәнис Вәлетдинов, Зөфәр Насыйров һәм мин. Безне авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев һәм Зәйтүнә Газизуллина озата килеп, һәр­даим ярдәм итеп тордылар.

Менә ярышлар башланып китте. Баскетбол, дартс, армрестлинг, теннис… Кыс­касы, кем нәрсә булдыра ала, шуңа ябыштык. Ярышлар булгач, җиңүчеләр дә күп булды. Мәчәләй авылыннан Гайфетдин Канюкаев хәтта дүрт Мактау грамотасы алуга иреште. Безнең авылдан Фәнис Вәлетдинов та коляскачылар ярышында да, башка уеннарда да актив катнашып, Мактау грамотасы һәм бүләк алды. Гомумән, биредә һәр катнашучыга кечкенә генә булса да бүләк әзерләнгән иде. Ә инде җиңүчеләрне бүләкләргә күмделәр, дияргә дә була. Әнисә һәм Гамилә Булатовалар да һәр уенда катнашырга өлгерделәр. Ә мансурлы Алия Ильясова безне моңлы җырлары белән әсир итте. Аның чыгышы хәтта башка милләт вәкилләренә дә ошаган, күрәсең. Җырга кушылып вальс әйләнә башладылар. Шуннан барыбыз да кызып китеп, түгәрәккә чыктык.

Подбельск авылының «Нур» кафесы һәм кибете, «Ре­­­гина», «Фортуна», «Венера» кибетләре коллективлары безнең өчен әзерләгән бүләк­ләрне тапшырып бетер­гәч, мин дә үзем пешереп килгән бавырсакларымны Фә­ридә Гыйльметдин кызына бү­ләк иттем.

Җырлап, биеп, ярышып туй­гач, безне өстәлләр янына чакырдылар. Хәләл иттән пешерелгән өчпочмакларны, «Дуслык» колбаса цехы җи­тәкчесе Мөдәррис Латыйпов җибәргән ризыкларны ашап, тәмле соклар эчеп өйләребезгә җыена башладык. Безне озат­канда оештыручылар кат-кат җылы сүзләр әйтеп, музыка уйнатып озаттылар. Бәйрәмнән барыбыз да бик канәгать булып кайттык.

Әйе, учакка утын өстәп торсаң, ул сүнми. Кеше йөрәге дә шулай, әз генә җылылык тойса да, рухланып, канатланып китә. Ничектер авыртулар да үзеннән-үзе онытыла, ялгызлык та сизелми башлый. Тик олы йөрәкле булу һәркемгә дә бирелмәгән шул. Ә менә Подбельск инвалидлар һәм олы яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәгендә нәкъ шундый олы йөрәкле кешеләр эшли. Аларның безнең күңелләрдә кабызган утлары сүнмәсен, гел шулай янып торсын иде. Безнең рәхмәтләребез аларга тагын да тырышыбрак эшләргә, тормыш кимсеткән кешеләргә гел шулай терәк булырга көч бирсен иде.

Гаиләләренә иминлек, эш­ләрендә уңышлар,

бәрә­кәт­ле маллар теләп калучыларисе­меннән Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1186

Комментирование запрещено