“Иң матур татар егете” бәйгесендә Дмитрий Бикбаев, Марат Сафин, Фәнис Җиһанша җиңде (ИСЕМЛЕК)

news_1800Соңгы өч ай дәвамында top-antropos.com сайтына керүчеләр, иң чибәр татар егетен сайлауда катнаша алды. Алар арасында популяр актерлар, спортчылар, җырчылар бар иде. Ниһаять, нәтиҗәләр дә билгеле булды. Кызык, әмма иң-иңнәр рәтенә бер сәясәтче дә керә алмаган. Җиңүчеләр белән сезне дә таныштырып үтәбез. 1. Дмитрий Бикбаев, җырчы. 2. Марат Сафин, теннисчы. 3. Фәнис Җиһанша, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының артисты. 4. Эмиль Талипов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының артисты. 5. Ришат Төхватуллин, җырчы. 6. Шамил Хаматов, актер. 7. Марат Измайлов, футболчы. 8. Алмаз Сабирҗанов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының артисты. 9. Ринат Дасаев, футболчы. 10. Марат Бәшәров, актер.

Просмотров: 1174

Комментирование запрещено