Рөстәм Миңнеханов “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага “ТР алдындагы казанышлар өчен” ордены тапшырды

news_13140ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага “ТР алдындагы казанышлар өчен” ордены тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узган, анда ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашкан.

“ТР алдындагы казанышлар өчен” ордены аңа, ТР Президенты Указы нигезендә, күп еллар дәвамында уңышлы эшчәнлеге, халыкка хезмәт күрсәтүне яхшыртуга җитди өлеш керткән өчен, бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов бүләкне тапшырганда билгеләп үткәнчә, моны “Бәхетле” компаниясенә 15 ел тулганда тапшыру аеруча куанычлы. “Бәхетле” бүген – Россия дәрәҗәсендәге компания, дигән ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, Мөслимә Латыйпова җитәкчелегендәге “Бәхетле” компаниясе Казанда Универсиаданы уздыру кысаларында иң җитди бурычларның берсен үти алды – Бөтендөнья студентлар Уеннарында катнашучыларны иң югары дәрәҗәдә тукландыруны тәэмин иткән.

“Сезнең эшегез зур хөрмәткә лаек”, — дип белдергән ТР Президенты, Мөслимә Латыйповага мөрәҗәгать итеп.

Просмотров: 1128

Комментирование запрещено