Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләр исемлегендә

Гражданнар җәмгыяте үсеш фонды тикшеренүләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары арасында эш нәтиҗәләре буенча иң югары рейтинглы идарәчеләр исемлегенә кергән. Үсеш фонды мондый исемлекне беренче тапкыр төзи. Тикшеренү барышында регионнарның икътисади хәле, үзәк һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче эшчәнлегенең яктыртылуы, белгечләр фикере, социологик сораштырулар игътибарга алынган. Төбәктәге халыкның матди хәле, керем-чыгымнары да җитәкчеләрнең бу рейтингта урынын билгеләргә ярдәм иткән. Исемлекне төзүдә “Җәмгыять фикере”, Дәүләт статистикасының федераль хезмәте, милли мониторинг хезмәте оешмалары катнашкан.

Иң нәтиҗәле эшләгән губернаторлар исемлегенә 75 баллдан күбрәк тавыш җыйган өлкә башлыклары кертелгән. Рейтингны 95 балл җыйган Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин ачып җибәрә. Икенче урында 93 балл иясе Калуга өлкәсе җитәкчесе Анатолий Артамонов, өченче урында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов санала. Р.Миңнеханов 92 балл җыйган.

Интертат

Просмотров: 813

Комментирование запрещено