Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов бөтендөнья татарлары өчен үткәрелгән бәйгедә катнашкан

Диплом от ТОЦЯр Чаллы шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге бөтендөнья татарлары өчен  “Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?” исемендәге бәйге үткәргән. Конкурста Камышлы һәм Кләүле районнарының имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов та катнашкан.

 

Конкурс 2013 елның 20 августында башланып, 2014 елның 1 январена кадәр дәвам иткән. 25 январьда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткән.

Конкурсның төп максатлары һәм бурычлары: татар халкының билгеле тарихи шәхесләренә, туган якка карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту; милли горурлык хисен уяту; татар халкының киләчәк тормышына карата уңай караш формалаштыру.

Бәйгедә Россия, АКШ, Канада, Кытай, Германия, Төркия, Финляндия, Франция, Украина, Казакъстан илләреннән 200дән артык (14 яшьтән 75 яшькә кадәр) милләттәшләребез катнашкан. Бәйгедә катнашучыларның күпчелеге Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан булган.

Конкурс эшләрен югары квалификацияле жюри әгъзалары бәяләгәннәр. Конкурсның нәтиҗәләре буенча Камышлы һәм Кләүле районнарының имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов IV дәрәҗәле диплом белән бүләкләнгән!

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1105

Комментирование запрещено