
Иске Ярмәкнең «Ак каен» ансамбленә Николай МЕРКУШКИН бүләк тапшыра.
Самараның опера һәм балет театры бинасында өлкә “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен котлау тантанасы һәм гала-концерт булды. Самара өлкәсе бу зур чара белән быел игълан ителгән Мәдәният елын ачып җибәрде.
Ә фестиваль, чыннан да, бик күләмле үзды. Без бу турыда “Бердәмлек”тә ( №1-2, 1 январь 2014 ел) “Артка карамыйча алга барып булмый” материалында язып чыккан идек инде. 39 район һәм шәһәрләр үзешчәннәренең ике айга сузылган чыгышлары тәмамлангач, Самараның Алабин музеенда кул эшләре күргәзмәсе ачылды.
Өлкә осталарының чүкелгән, уелган, тукылган, чигелгән һәм каезланган кул эшләре атна буе күргәзмәдә эленеп торды, һәм шушы вакыт эчендә аларны күрергә теләүчеләр саны кимемәде. Кләүле районының Назаровка авылында яшәүче керәшен татары Василий Афанасьевның оригами ысулы белән ясаган чиркәве, Кошки районының социаль үзәге хезмәткәре Алия Нургалиеваның сувенир киез итекләре, Камышлы районының хезмәт ветераны Рәхбәрия Юнысованың эләктергеч (крючок) белән тукылган келәме, Фәнис Гыйззәтовның ат чанасы, Камышлыдан Светлана Хәлимова һәм Гүзәлия Зарипованың, Иске Ярмәктән Фәния Гайфуллина һәм Флера Галиәхмәтованың чигешләре, Камышлы рәссамы Мөҗәһит Бәдретдиновның шырпы капларыннан ясаган картиналары һәм башкалар күз явын алырлык матур иде. Бу эшләрне әйләндереп-әйләндереп караучыларның үзләренең дә халык кул иҗатына битараф булмаулары күренеп торды. Кемдер әйберләрне сатып алырга теләде, кемдер өлгеләрен алды, кемдер үзенең осталыгын чарлау нисбәтеннән җитештерү нигезләренә төшенергә тырышты…
Күргәзмә җиңүчеләрне котлау чарасы белән тәмамланды. Анда Кләүле, Сызран һәм Челно-Вершины районнары җиңүчеләр итеп танылды, ә Сергиевск районына махсус приз бирелде. Иске Ярмәктән Фәния апа Гайфуллинаның чигешләре дә игътибарга лаек дип табылды, һәм ул фотоаппарат белән бүләкләнде.
Губернатор Николай Меркушкин опера һәм балет театрында фестивальне йомгаклау тантанасын ачып: “Өлкә үзешчән халык иҗаты фестивале — бу әле безнең беренче адымнар гына. Быелгы фестивальдә 6 меңнән артык кеше катнашты, Самараның өч иң яхшы сәхнәсендә 397 коллектив чыгыш ясады. Киләсе елда аларның саны тагын да күбрәк булуына ышанабыз.
Самара — күпмилләтле регион. Биредә 150 милләт вәкилләре яши, һәм без сәхнәдә шушы милләтләрнең культуралары төрлелеген күреп сокланабыз. Иң мөһиме — аларның эшен хуплау һәм регионда яшәүче милләтләр йөзен саклау. Боларның барысы да илебездә дуслык һәм толерантлык мохитын тудыра һәм бу бик мөһим эш”, — дип сөйләде.
Аннары җиңүчеләрне котлау тантанасы башланды. 54 лауреат дипломына лаек булган һәм 5 махсус приз алучылар арасында Камышлы районы Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор коллективы да бар иде. Самараның опера һәм балет театры сәхнәсендә атаклы “Ярмәк вагы” икенче тапкыр тыпырдады бит инде. Беренчесе — 2012 елда Самара өлкәсендә уздырылган “Түгәрәк уен” фестивалендә Гран-при алгач булган иде.
Гомумән, фестивальнең гала-концерты Советлар Союзындагы кебек яхшы традицияләрне кабатлады — күпмилләтле Россияне, Самара җирен, хезмәт һәм иҗат кешеләрен данлау төрле телләрдәге җырлар һәм биюләр белән бизәлде. Бәйрәм башындагы бер сәхнәдә рус, чуваш, татар, казах җыр һәм биюләреннән торган зур композиция, Волжский районы үзешчәннәренең “С чего начинается Родина?”, Большая Черниговка районы хоры башкаруындагы “Хлеб всему голова”, чапаевскилыларның “Завод проходное”, Ставрополь һәм Нефтегорск районнарының “Время, вперед!” композицияләре залда утырган халыкта патриотик рухны күтәрерлек көч булды
Концерт төрле милләт халыкларының моңлы җырлары, шаян такмаклары, цирк номерлары, вальс биюләре белән аралаш алып барылды. Гомумән, программаның режиссеры Юрий Паршинның югары профессиональлеген билгеләп үтәргә кирәк: артистларның берсе сәхнәдән баш иеп чыгып китмәгән әле, икенчеләре инде үз номерларын башладылар. Бертөрле номерлар җыелма хорларга, күмәк биюләргә берләштерелеп, оттылар гына бугай. Ике сәгатьлек, әмма эченә күп нәрсә сыйдырган бу концерт “Россия, Русь” җыры белән тәмамланды, һәм аңа залдагы бөтен халык та кушылып башкарылган бу җыр губернатор Николай Меркушкинның: “Фестивальдән соң коллективлар бер-берсенә кунакка йөрешеп, бер-берсеннән рухи байлык, иҗади дәрт алып, тәҗрибә уртаклаша башларлар, нәтиҗәдә чыгышлары тагын да матуррак, киемнәре тагын да баерак, ә дуслыклары тагын да ныграк булыр. Без бу фестиваль белән төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны һәм Россия бердәмлеген ныгытып, зур эш башкарабыз”, - дигән сүзләре раслау булып яңгырады..
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1043