Яңа үрләргә таба

 Без “Бердәмлек” газетасын бик яратып укыйбыз, шимбә көнне аның килгәнен көтеп алабыз. Анда авылларыбыз тормышыннан да, шәһәр татарлары турында да бик күп мәгънәле мәкаләләр чыгып тора. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе тормышына аерым урын бирелә. Һәм бу бик дөрес тә, чөнки ул шәһәребездә бердәнбер һәм тик мактауга гына лаек мәктәп. Балаларыбызның татарча сөйләшә башлауларына куанып бетә алмыйбыз. Дүртенче сыйныфта укучы улларыбыз Динар Матназаров һәм Раил Субеев көн саен яңа сүзләр өйрәнеп кайталар, тырышып-тырышып җөмләләр төзеп сөйләшәләр. Укытучылары Румия Әгъзам кызы Исмәгыйлевага бигрәк тә зур рәхмәтләр укыйбыз, чөнки балаларыбыз аны үз әниләрен яраткан кебек яраталар.

 Яктылыгыбыз»га “Рос­сия­нең 100 иң яхшы мәк­тә­бенең берсе” исеме һәм директоры Радик Газизовка “Ел укытучысы” исеме бирелүе турында да без “Бердәмлек” аша укып белдек. Мәктәбебезне һәм директорыбызны шушы зур уңышлары белән котлап, тагын да зуррак үрләргә менүләрен теләп калабыз.

 

Әлфия МАТНАЗАРОВА,

 Фәния СУБЕЕВА.

«Бердәмлек».

 

Самара шәһәре.

 

Просмотров: 1092

Комментирование запрещено