Салаватның концертына тел-теш тидерерлек түгел иде (ФОТОСУРӘТЛӘР һәм ВИДЕОЯЗМА)

IMG_06628 февральдә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында “Салават” җыр театрының 25нче сезонындагы юбилей концерты үтте. Ул Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендә барды.

25 еллык иҗат тарихына ия булган «Салават» җыр театрының тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде.  Концертка килсәк, тел-теш тидерерлек түгел иде. Сәхнә бизәлеше дисеңме, профессиональ музыкантлар, җырчыларны атыйсыңмы, алып баручыларны әйтәсеңме… Һәм инде халкыбызның моңлы сандугачы Салаватның җырларына сокланмый мөмкин түгел иде.

IMG_0367 IMG_0591

Салават Фәтхетдинов үткән сезоннарда тамашачылар яратып өлгергән хитларны һәм уннарча яңа җырлар башкарды. Ә алар арасында алып баручылар башка сезоннарда кемнәр булганнар — шуларны сәхнәләштерделәр. Ядъкар Хәбибуллин һәм Таһир Гайнуллин әле шайтан һәм фәрештә, әле укучы малай белән укытучы…

IMG_0585IMG_0442

IMG_0508

IMG_0565

IMG_0662

Шулай ук тамашачыларны концертта катнашучы кунаклар да – Хәмдүнә Тимергалиева һәм Фирзәр Мортазин үзләренең җырлары белән шатландырды, аларның чыгышлары  ямь өстенә ямь өстәде.

Кыскасы,  бар да шәп, үрнәк дәрәҗәдә үтте. Тамашаның видеоязмасын да тәкъдим итәбез:

Римма НУРЕТДИНОВА.

Лилия РӘХМАЕВА фотосурәтләре һәм видеоязмасы.

samtatnews.ru

Просмотров: 2017

5 комментариев

  1. САЛАВАТ жырласын ул жырлаганда доньяларны онытып жыр тексты эченэ кереп китеп тынлыйсын.Эчегез пошамени анын кебек жырлый алмаганга.котучедэ булган эшлэп ускэн эшлэп кутэрелгэн саескан кебек сикереп йорми нык тота дилбегэне.Чэйнэмэгез озэ алмассыз.ЖЫРЛА ЖЫРЛА САЛАВАТКАЙ ИСЭН САУ БУЛ ТИГЕЗ ЯШЭ ДОШМАННАР СОЕНМЭСЕН.Халык агылып килэ концертына молодец.

    видеосы курсэтми

  2. Салават Салават инде.5000 сум торса да халык барачак!!!Булдыра,молодец!.Исэн-сау жырлавын дэвам итсен.

  3. Салават бит халтурщикка эйлэнде хэзер,эллекеге 90 еллардагы кебек тугел,чын кунелдэн ерламый,жырлар да бик примитив,авторларга килсэн эдэм гыйбрэте,аранжировка три акорда дигэн кебек.Минемчэ Салават чын-чынлап музыка белэн шогеллэнми,аннан-моннан гына,жырчы бер эйбер белэн генэ шогеллэнергэ тиеш — жыр белэн,бизнес белэн дэ тугел,спорт белэн дэ,тульке жыр белэн.