Наил Гариф улы ТАҺАУТДИНОВ күптән инде татар җәмәгатьчелеге эшендә актив катнаша. Ул советлар заманында «Куйбышевагропромстрой» автохуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән чорларда мәчетләр төзелешенә, “Туган тел” оешмасы уздырган чараларга йөк машиналары биреп, сабантуйларны оештыруга, туган авылы Камышлыда мәчет салуга, авыл зиратын тимер рәшәткә белән тотуга зур өлеш керткән кеше.
Январь ахырында Самараның “Яктылык” мәктәбендә узган “Самара татарларының каймагы” җыелышы халыкта төрле фикерләр уятса да, берсен дә битараф калдырмады. “Самар татарлары” сайтында бу темага бик каты фикер алышу әлегә кадәр тынмады. Кемдер татарларга корылтайга җыелып, проблемаларыбызны уртага салып сөйләшүне таләп итә, кемдер аны кирәксенми.
Бүген Наил Гариф улы шул турыда “Бердәмлек” укучылары белән фикерләрен уртаклаша. Читать полностью →