Һәр елны февраль аеның беренче атнасында илебез мәктәпләрендә заманында шушы уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашу кичәләре уздырыла. Бу традиция безнең “Яктылык” мәктәбендә дә дәвам итә. Тик бу гүзәл чара быел башкачарак үтте, чөнки кичәгә мәктәбебезне 20, 15, 10 һәм 5 ел элек тәмамлаган элеккеге укучыларыбыз килделәр. Алдан алар үзләрен укыткан хөрмәтле укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән ашханәдә чәй өстәлләре янында аралашып, сөйләшеп утырдылар, ә аннары барысы бергә мәктәпнең актлар залына юнәлделәр.
Анда килгән кунакларны мәктәбебезнең беренче директоры Харидә Габдулҗановна Дашкина, аны алыштырган Дания Мидхәтовна Абдрәхимова, хәзерге директорыбыз Радик Рәфгатович Газизов һәм хөрмәтле кунагыбыз, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз абый Колючев сәламләделәр. Мәктәп укучылары килгән кунаклар хөрмәтенә бик матур итеп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Безнең элеккеге укучыларыбыз да мәктәп елларын, мәктәптә җырлап-биеп йөргән вакытларын искә төшереп, тамашачыларны үзләренең шаян биюләре, күңелле җырлары белән шатландырдылар. Бу онытылмаслык очрашу-күрешү кичәсе (беренче тапкыр!) укытучылар, килгән кунаклар һәм укучыларның бергәләп мәктәбебезнең 5-еллык юбилеена җирле композитор Али Губановның якташ-шагыйребез, безнең элеккеге укытучыбыз Рәшит абый Морзакаевның сүзләренә язган “Яктылык” мәктәбе гимны”н башкару белән тәмамланды. Шундый күркәм традиция киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышынасы килә. (Бу кичәне 11 сыйныф җитәкчесе Мария Минхалимовна Шакирова үзенең укучылары белән әзерләделәр).
Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА.
«Яктылык» мәктәбенең официаль сайты.
Просмотров: 1619