Киңәшеп эшлик, туганнар!

Абдуллов“Бердәмлек” газетасының 5нче санында басылып чыккан “Татар “каймагыннан” май язылмый калмас” дип аталган язманы укып чыккач, без, Тупли авылы халкы, пошаманга калдык. Анда “Самара татарлары бер фикергә килә алмадылар. Шулай итеп, өлкә корылтаен үткәрү мәсьәләсе хәл ителмичә калды”, дип язылган иде. Читать полностью

Ил күге тыныч булсын!

23 февраля

Рафаэль ГАТАУЛЛИН

Хәзерге заманда рәхәт инде. Ата-аналар яраткан балаларын күрергә тилмереп яшәмиләр. Компьютерыңны кабызасың да — ә анда улың елмаеп утыра. Гатауллиннар гаиләсенә барып кергәндә алар Рафаэль белән скайп аша сөйләшәләр иде. Мин дә түзмәдем, сүзгә кушылдым.

- Баштан безне Красно­дарның хәрби элем­тәчеләр ака­демиясендә укыттылар. Биш ай дигәндә элемтәче һө­нәрен үзләштереп, танык­лык алдым. Имтиханнар тапшыру буенча безнең взвод беренче урынны яулагач, барыбызны да Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Читать полностью

Иске Мәчәләй мәктәбенә – 45!

Мэчэлэй 2

Мәктәп директоры Әлфия СУБЕЕВА бәйрәм белән котлый.

Похвистнево районы Мә­чәләй авылы мәктәбе шушы көннәрдә үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бүген ул Подбельск мәктәбенең тугызъеллык филиалы дип атала. Читать полностью

Происхождение татарских сел Камышлинского района

index

Камышла (середина XX века)

Предлагаем вашему вниманию цикл публикаций выпускника исторического факультета Куйбышевского Государственного университета Рината Талгатовича Морданова о происхождении татарских сел Камышлинского района. Читать полностью

Онытырга хакыбыз юк

2000 елның 15 январенда Чечняда һәлак булган якташыбыз Мансур Хәкимовның батырлыгы тарихка кереп калды, минемчә. Ел саен шушы көнне аның туган ягында — Шенталы районының Денис авылында искә алу чаралары үткәрелә. Менә быел да мәктәп музеенда Мансурның тормышы һәм геройларча үлеме турында Нурсинә Хәмәтшина сөйләде. Мансурның батырлыгы барыбызга да үрнәк булырлык: ул үзенә таба очып килүче гранатаны эләктереп ала һәм дош­ман ягына ташларга тели, тик өлгерми, граната аның кулында шартлый… Читать полностью

Анда — олимпиада, бездә — спартакиада

Сочида XXII Олимпия уеннары барган көннәрдә Похвистнево районының Гали авылында районның татар авыллары арасында бишенче спартакиада уеннары уздырылды. Бу чарада Мансур, Мәчәләй, Яңа Мәчәләй, Гали авылыннан йөзләп спортчы катнашты. Читать полностью

Гали авылында беренче театр

Көн шактый салкын булуга карамастан, бу кичтә Гали авы­лының Мәдәният йорты сәнгать сөючеләр белән тулы иде. Чөнки бүген биредә авыл тарыхында калырлык вакыйга көтелә. Мәктәпнең  “Шатлык” театр студиясе Абдулла Әхмәт пье­сасы буенча куелган дүрт пәр­дәлек  “Үги кыз” спектаклен та­ма­шачыларыбызга тәкъдим итә. Читать полностью

Рустам Минниханов вошел в ТОП-15 российского рейтинга «Мужчины года»

917a7ed2-e266-4652-a4cb-d36a1de800f0Компания «Медиалогия» опубликовала рейтинг «Мужчины года». Составители рейтинга основывались на количестве упоминаний о человеке в российских СМИ за год — с февраля 2013 года по февраль 2014 года. Президент Татарстана Рустам Минниханов занял 15-ю строчку. Средства массовой информации упоминали его 47 118 раз.

Первое место занимает Президент России Владимир Путин, которого СМИ упоминали более 1 млн раз. На втором – премьер-министр РФ Дмитрий Медведев – более 404 тыс. упоминаний в СМИ. На третьей строчке рейтинга находится мэр Москвы Сергей Собянин – более 165 тыс. упоминаний. Всего в рейтинге числятся 50 человек.

Казань включена в туристический маршрут китайских турфирм

MINOLTA DIGITAL CAMERAСтолица Татарстана станет одной из ключевых точек, которые посетят китайские туристы во время путешествия по России, организованного туроператором. Для Китая город особо примечателен тем, что именно здесь в свое время началось революционное движение под руководством Л.И. Ленина. Читать полностью

Халыкара туган тел көне уңаеннан «Бердәмлек» газетасы язмалары

tatar_teleМәктәпләргә татар телен кайтарыйк

ЮНЕСКО мәгълүматлары күзлегеннән караганда, татар теле дөньядагы камил телләрнең берсе буларак 14нче урында тора. Татар телендә теләсә нинди темага сөйләшергә дә, матур әдәби әсәрләр язарга да була.

Кара диңгез ягыннан Идел буена килеп урнашкан бол­гар бабаларыбызның төрки теле биредә татар теле бу­лып формалашкан. Элек та­тарлар гарәп графикасын кул­лансалар, 1928 елда ул латин графикасына, ә 1939 елда кириллицага күчерелә. Әлбәттә, революциягә кадәр халыкның күп өлеше надан булган. Ә наданлыкка каршы көрәш башлангач, татарлар өчен дә курслар оештырылып, балаларны гына түгел, олы­ларны да укырга һәм язарга өйрәтә башлаганнар. Читать полностью

Онытылмас мизгелләр

татары

Алексей һәм Зәйтүнә ЕРУХИНОВИЧ.

Без “Самарские известия” газетасы фотохәбәрчесе Юрий Стрелец белән алдан ук 10 февральгә кичке сәгать җидегә хатын-кызлар хоккеена билетлар алып куйган идек. Көнебез заяга узмасын өчен, Олимпия паркын карап чыгарга булдык. “Ласточка” тизйөрешле электропоездына утырып Сочи — Олимпия авылы маршруты белән барганда күзне тәрәзәдән алалмадым: бер якта диңгез җәелеп ята, икенче яктан текә таулар өстеңә ишелергә тора. Менә Мацеста, Хоста, Адлерны үттек һәм Олимпия авылы тукталышында төштек. Һава җылы, кояш үзенең нурларын һич жәлләмичә бүләк итә. Читать полностью

Татарстанда SMS аша «Ел имамын» сайлаячаклар һәм республика диния идарәсе интернет-телевидение ачарга җыена / Лучший имам Татарстана будет выбран с помощью смс-голосования

6FFE5C85-4FFF-4BF7-B2AC-D963F07DF27E_w308_r1Татарстанда быел беренче тапкыр «Ел имамы» бәйгесе узачак. Аның нәтиҗәсендә иң яхшы имам-хатыйп билгеләнәчәк. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә. Читать полностью

Татар бар җирдә – көрәш бар

керэш 1Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өченче тапкыр билбау көрәше буенча ачык ярышлар уздырылды. Бәйгегә Камышлы, Хворостянка, Новокуйбышевск, шулай ук Самараның Приволжский микрорайонының “Виктория” һәм 11 санлы балалар һәм яшүсмерләрнең спорт клублары вәкилләре килгән иде. Читать полностью