
Рафаэль ГАТАУЛЛИН
Хәзерге заманда рәхәт инде. Ата-аналар яраткан балаларын күрергә тилмереп яшәмиләр. Компьютерыңны кабызасың да — ә анда улың елмаеп утыра. Гатауллиннар гаиләсенә барып кергәндә алар Рафаэль белән скайп аша сөйләшәләр иде. Мин дә түзмәдем, сүзгә кушылдым.
- Баштан безне Краснодарның хәрби элемтәчеләр академиясендә укыттылар. Биш ай дигәндә элемтәче һөнәрен үзләштереп, таныклык алдым. Имтиханнар тапшыру буенча безнең взвод беренче урынны яулагач, барыбызны да Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр.
Хәзер хезмәтем Калининград өлкәсендә дәвам итә. Иптәшләрем дә, командирларым да бик яхшы.
Армиягә барасы килмәгән егетләргә нәрсә әйтер идең, дип сорагач, ул: “Егетләр, армия хезмәтенең бер начарлыгы да юк. Туганнардан, ата-ана назыннан еракта тормыш асылына төшенәсең. Туган илеңне, газиз әти-әниеңне тирәнрәк хөрмәт итәргә өйрәнәсең, ә иң мөһиме — тормыш мәктәбендә зур чыныгу үтәсең, — дип җавап кайтарды.
Яклаучыларыбыз һәм саклаучыларыбыз булган ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, шатлыклы, уңышлы хезмәт, тыныч күк йөзе телибез!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1551