Татарстанда SMS аша «Ел имамын» сайлаячаклар һәм республика диния идарәсе интернет-телевидение ачарга җыена / Лучший имам Татарстана будет выбран с помощью смс-голосования

6FFE5C85-4FFF-4BF7-B2AC-D963F07DF27E_w308_r1Татарстанда быел беренче тапкыр «Ел имамы» бәйгесе узачак. Аның нәтиҗәсендә иң яхшы имам-хатыйп билгеләнәчәк. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

«Ярышу хисе имамнарга үз өстендә эшләргә яңа этәргеч бирәчәк. Һәр район үз имамын тәкъдим итәчәк», — ди мөфти Камил Сәмигуллин.Соңыннан ел дәвамында халык SMS ярдәмендә иң яхшы имам өчен тавыш бирәчәк.

Җиңүчегә бүләк буларак Хаҗга юллама бирелә.

Татарстан мөселманнары диния идарәсе башта видеостудия, ә аннан соң интернет-телевидение ачарга җыена. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда белдерде.

Мөфти шулай ук бу очрашуда Әбү Хәниф мәзһәбенә багышланган ике аудиокитап та тәкъдим итте. Сәмигуллин сүзләренчә, быел 30-40лап мондый аудиокитап басылырга тиеш.

* * *

В 2014 году в Татарстане стартует конкурс «Имам года». Каждый район республики выдвинет своего претендента, после чего лучшего имама будут определять смс-голосованием, пишет «Интерфакс». Победитель конкурса отправится в хадж.

По словам муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина, это соревнование даст стимул к самосовершенствованию.

Просмотров: 1132

Комментирование запрещено