Тарих кабатлана, исемнәр генә башка була диләр. Россиягә ызандаш Украинада вакыйгаларның соңгы көннәрдә өермә тизлеген алуы үткән гасырда калган сиксәненче елларда социалистик системаның җимерелеп төшүе белән бәйле истәлекләрне яңарта.
Ул чакта Көнчыгыш Европада купкан давыл дөньяның иң куәтле державасы булган СССР нигезләрен какшатып, коммунистик идеологияне ләхеткә урнаштырып куйган иде. Стартны моннан өч еллар тирәсе элек Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыштан алган яңа чор ураганы үзенең юнәлешен әледән-әле үзгәртеп, яңадан Россия чикләре буена килеп җитте. Януковичның качуы, әле кичә генә Виктор Федоровичның күрсәтмәләрен канун итеп штамплаган Югары Раданың бөтенләй капма-каршы юнәлештәге кануннар калыплап утыруы сәясәттә ышанычлы аркадашлар була алмавын тагын бер тапкыр дәлилләде. Хыянәт, иң якын кулдашларның аркага пычак кадаулары, кемнәрнеңдер батып баручы корабны ташлап чит илгә качулары, икенчеләрнең аз гына да вөҗдан газабы кичермичә каршы як лагерьга күчүе кешеләргә таянуның Иделгә таянудан бер дә артык булмавын янә бер тапкыр күрсәтте. Югыйсә тарихта моның гыйбрәтле мисаллары аз түгел. Чик сакчылары тарафыннан ил эчендә бикләнеп кайдадыр качып утырган Янукович язмышы бүгенге хакимлек ияләренә тагын бер тапкыр гыйбрәтле сабак бирде. Янукович сабаклары ниләрдән гыйбарәт соң?
Фетнәнең төп ягулыгы, аңа энергия бирүче көч – илдәге кызганыч икътисадый вәзгыять. Икътисадый бөлгенлек исә – озак еллар буена дәвам иткән казна талау, коррупция, кул кулны юа, ике кул битне юа дигән фәлсәфәгә нигезләнеп илдә өстенлекле каста булдыру нәтиҗәсе. Кануннарны үтәү массалар өчен мәҗбүри, ә элита өчен законнар – саклану чарасы гына. Ил идарәчесе өчен бу бик кулай система булып тоелырга мөмкин, таяну өчен берничә олигарх булдырасың да идарә гадиләшә: сайлаулар финанслана, канун чыгару органында синең сәясәтне берсүзсез яклый торган фракцияләр өстенлек итә.
Янукович мисалында ул – Регионнар партиясе. Бу партиянең Рададагы фракциясе Украина олигархы Ринат Әхмәтов контролендә булган. Тагын ике-өч олигарх башка сәяси көчләрне контрольдә тотканнар һәм Януковичның какшамас булып тоелган идарәсен тәэмин иткәннәр. Янукович өчен кулай булган бу система аның Көнбатыштагы оппонентлары өчен дә ярый торган булып чыкты. Евромәйданны җил-давылдан ышыклау өчен Көнбатыш дипломатиясе нәкъ менә олигархларга басым ясады да. Мәйданда гыйсъян янгыны көчәйгән саен олигархларга дипломатик басым да көчәя барды.
Европа сәясәтчеләре өчен бу бик җиңел эш булып чыкты, чөнки олигархларның капиталы Көнбатыш банкларында саклана һәм, санкцияләр кертеп, ул капиталны бикләп кую Вашингтон һәм Брюссель өчен берни дә тормый. Янукович таянган олигархлар катлавы бик тиз арада үзләренең эволюциясен кичереп Госдеп таянычына әверелде дә куйды. Шул әверелешкә бәрабәр рәвештә Югары Радада да полюслар алышынды: мәйданнан ментларны алу турында канун яшен тизлегендә калыпланды, Януковичның отставкасы игълан ителде һәм башкалар, һәм башкалар. Илдән качу юлы бикләнгән Януковичның үзенең Президент икәнлеген искә төшереп азаплануын беркем дә тыңламады, яңа калыпланган кануннар Президент имзасыннан башка да гамәлгә керделәр. Моңа беркемнең дә исе китмәде, канунны гамәлгә кертү тәртибе бозылган өчен берәү дә протест белдермәде.
Януковичның икенче сабагы илдәге көч структураларына һәм яшерен хезмәтләргә таянуның фетнәнең кызу температурасы тиешле югарылыкта булганда берни дә бирмәвен дәлилләүдән гыйбарәт. Кемнәргә һәм нәрсә хакына атканнарын да белмәгән снайперлар мәгънәсез кан коелуга һәм фетнә стихиясенең көчәюенә генә китерә. Кичә сине яклап мәйданга калкан булып баскан милиционерлар иртәгә инде эх тә итмичә башка көчләргә хезмәт итә. Шикләнмик, Украинаның яшерен структуралары бүген инде качкын Президентны эзләп суд каршына китереп бастыру белән шөгыльләнәләр.
Экс-президент белән мәнфәгатьләр төене ярдәмендә артык тыгыз бәйләнгән фигуралар исә йә чит илгә кача, йә суд эскәмиясен уртаклашырга әзерләнә.
Өченче сабак: армия нейтралитет саклаганда, тәхет өчен көрәшү – буш һәм өметсез шөгыль. Мондый чакта армия исә баррикадаларны җимерергә ашыкмый, чөнки артык күпсанлы булганга күрә, офицерлар катлавы җитәрлек финансланмый һәм хакимияткә ярымоппозициядә була. Аннан соң армия өчен җитди психологик барьер да бар: атарга әмер бирелсә, балаларга әтиләренә төбәп атарга туры киләчәк.
Украин фетнәсенең беренче акты төгәлләнде. Хәзер аның җимешләрен файдаланырга теләүче сәясәтчеләр арасында көрәш этабы башланды. Бу этапта кайбер көчләр илне бүлгәләргә тырышачаклар. Инде Кырым парламенты Украина составыннан чыгу турында игълан итеп өлгерде. Россия сәясәтчеләре арасында да күршеләр учагына ут өстәргә теләп коткы таратучылар җитәрлек. Тик ызандаш күршедә вакыйгаларның туксанынчы еллар Югославиясендәге кебек үсүе – Россия өчен начар фал ул. Россия мәнфәгатьләре Көнбатыш чикләрдә тотрыклылык булуын таләп итә, әмма кайнар башлы сәясәтчеләр моны аңларга теләми: мин-минлек һәм тәкәбберлек, милли шовинизм хисләре идарә итә “ватанпәрвәр” сәясәтчеләр белән.
Евромәйдан фетнәсе – Россия өчен идеаль шторм ул. Элита ил мәнфәгатьләре тирәсендә берләшеп, үзен үзгәртә, акыллы сәяси карарлар кабул итә икән, шторм файдага, киресенчә булганда, аның җимергеч көчен безгә дә татырга туры киләчәк. Фетнә формалаштыручы көчләрнең бүген кая төзәгәннәрен белеп булмый. Ихтимал, Урта Азиягә очкын салып карарга тырышырлар. Урта Азия – Россия һәм Кытай икътисадының кан тамырлары үткән урын ул. Көнбатыш шул тамырлардан кысып тота алса, берьюлы ике куян тотачак. Алтын, уран һәм башка табигый байлыклар өстендә утырган бу төбәкләрне Россия һәм Кытай йогынтысыннан арындыру – Көнбатышның күптәнге хыялы. Сәясәтнең карт төлкеләре Назарбаев һәм Кәримов режимнарын какшата алырлармы, әллә инде Россиянең үзенә үк тотынырга җөрьәт итәрләрме, анысын вакыт күрсәтер.
Бер нәрсә ачык: фетнә кызуы сүрелмәячәк. Россия өчен фетнә сызыгы валюта курслары һәм кибеттәге бәяләр тирәсеннән үтәр кебек. Инфляция халык теңкәсенә тия торган дәрәҗәгә җитсә, Евромәйдан үрнәге Россия гыйсъянчылары өчен дәртләндергеч ориентир булыр шикелле. Әлегә Кремль үз позицияләрен нык тота, әмма икътисадның акрын гына түбәнгә шууы экс-министр Кудринның шырпы һәм тоз турындагы фаразларын чынга ашырырга да мөмкин. Кайчандыр “дөньяның иң яхшы финанс министры” титулын алган Кудрин һәрвакытта да Госдеп белән якын мөнәсәбәттә булды, шуңа күрә аның фаразларына игътибар белән карарга кирәк.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 29, 26.02.2014/)
Просмотров: 1341