Быелгы ел илебездә һәм өлкәбездә Мәдәният елы итеп билгеләнде. Ел барышында төрледән-төрле мәдәни чаралар каралган.
Безнең Иске Усман авылында да башкалардан калышмаска тырышып яшиләр. Яңа ел бәйрәмен дә быел бик матур итеп каршыладылар. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бинасы янында кардан һәм боздан Кыш бабай, Кар кызы, зур ат сыннары ясап куелды. Төрле урамнарда яшәүчеләр – кечкенә балалар да, аларның әти-әниләре дә, Яшел чыршы тирәсендә җыр-бию, көлкеле уеннар бәйгесе оештырдылар.
Ә Мәүлид ае башлангач, авыл Мәдәният йортында мәчетебез имамы Әнвәр хәзрәт Рамазанов тәкъдиме буенча Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.)нең туган көненә багышлап дини кичә үткәрдек. Безгә кунакка Камышлы һәм Кләүле районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим дә килгән иде. Хәзрәтләрнең икесе дә бик матур, аңлаешлы итеп Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.)нең тормыш юлы турында сөйләделәр, саф гарәп телендә мәкамле итеп догалар укыдылар, Салаватлар әйттеләр. Кунакларның берсе — Хәйдәр Низамиев шулай ук бик моңлы тавыш белән Мөхәммәт (с.г.в.), Муса (с.г.в.) һәм башка пәйгамбәрләребез хөрмәтенә мөнәҗәтләр әйтте, кичәгә җыелучылар да аңа кушылды.
Авылыбызда Мәдәният елына багышланган чаралар үткәрү әле тагы да каралган. Аларның барсы да халык күңеленә хуш килер, дип өметләнәбез.
Мәгърифә ГЫЙЛЬФАНОВА.
Иске Усман авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 2747