Чын укытучы һәм җанатар

Россия

Җәүдәт абый ХӨСНУЛЛИН Сочи шәһәрендә кышкы Олимпия көннәрендә.

  Күбебез бу көннәрдә Сочида Россия спортчыларына зур җиңү китергән кышкы Олимпия уеннары белән сок­ланып, горурланып яшибез. Бу җиңүдә мәктәпләребезнең, анда эшләүче мөгаллимнәрнең укучыларны тәрбияләүгә керт­кән өлешләре зур, әлбәттә. Шундыйларның берсе — Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән ветеран укытучы Җәүдәт абый Xөснуллин Сочига барып, кышкы Олимпиаданың кайнар казанында үзе кайнап кайтты. Бүтәнчә ул булдыра да алмый, югыйсә, бөтенләй телевизор эченә кереп киткән булыр идем, дип шаярта ул. 1980 елда Мәскәүдә җәйге Олимпиадага да, үткән ел җәйне Казан Универсиадасына да барды Җәүдәт абый.

 Спорт аның җанына-тәненә сеңгән. Хәзер лаеклы ялда, 65 яшьтә булуына карамастан, район һәм өлкә ярышларында катнашып, гел призлы урыннар ала һәм яшь буынга үрнәк күрсәтеп тора.

 Чын ир-ат буларак Җәүдәт абый таштан йорт салган, малай гына түгел, кыз да үстергән, оныкларының яраткан бабалары да. Агачларны да ул гомерендә бик күп утырткан. Янында һәрвакыт тормыш иптәше Рәсимә апа булган, әчесен дә, төчесен дә гел бергә татыганнар, шуңа күрә уңышлары да уртак. Җәүдәт абый Хөснуллинның хезмәтләренә югары бәя бирелеп, ул эшләү дәверендә СССР халык мәгарифенең Мактау грамотасына, Хезмәт ветераны медаленә, Россиянең физик культура һәм спорт отличнигы исеменә, Самара губерна Думасы дипломына һәм премиясенә лаек булган чын укытучы.

 

Рөстәм НУРЕТДИНОВ.

 

Денис авылы,

 

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

 

 

 

 

Просмотров: 2249

3 комментариев

  1. он повар что ли что за шапка

  2. А че так мало фоток? У нас там много красивых мест)))