1 мартта Рөстәм Миңнехановның туган көне иде

917a7ed2-e266-4652-a4cb-d36a1de800f0Татарстанда бүгенге социаль-икътисадый тотрыклылык нәкъ менә Рөстәм  Миңнехановның  элгәреге ышанычлы платформага нигезләнгән зирәк сәясәт нәтиҗәсе дип бәяләнергә хаклы. Әйе, ил кадәр илнең хәл итәсе мәсьәләләре дә бар. Рөстәм Нургалиевичның ул хәлләрне яшермичә, ачыктан-ачык сөйләве, хәл итү юлларын эзләве безнең килер көннәргә ышаныч өсти.
1 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка илле җиде яшь тулды. Ул 1957 елның  1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.
Халыкның мәнфәгатьләрен яхшы тоемлап, ил сулышын нечкә сиземләп аксакаллардай олпат ил агасы булып җитешсә дә,  ул әле дә егетләрчә җитез – автоузышларда да көч сынаша, спорт өлкәсендә дә үз кеше. Замана технологияләрен дә ул беренчеләрдән куллана башлый, үрнәк буларак тәкъдим итә. Аның актив интернет кулланучысы булуы да билгеле.

intertat.ru

Илбашыбызга ныклы исәнлек, күркәм сабырлык, янә дә үткен зиһен, сокландыргыч тел ачкычлары телибез! 

Просмотров: 933

Комментирование запрещено