Бу көннәрдә Самарга татар телен өйрәнү буенча ике партия булып күп кенә дәреслекләр һәм китаплар килеп төште.
Үткән елның декабрь аенда Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте Татарстан китап нәшрияте һәм Федераль татар автономиясе тәкъдиме буенча әлеге басмаларга заказ ясады. Ул заказ, әлбәттә, белгечләр, төгәлерәк әйткәндә, Самардагы “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары киңәше белән төзелде, һәм шуңа күрә без Казаннан өлкәбездә бүгенге көндә кулланышта булган уку программаларына туры килгән әсбапларны гына җибәререгә соралдык.
Алар арасында 1-2, 3-4 һәм 8-9 сыйныфлар өчен “Дидактик материаллар”, 11 сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге (авторлары Сафиуллин һәм Ибраһимов), шулай ук Мухияров, Харисов, Яхин (укытучыларыбыз бу исемнәре беләдер), “Татарча-русча сүзлекләр” һәм күп кенә башка китаплар.
Ә иң зур тираж белән безгә туган телебезне өйрәнергә теләүчеләргә “Татар теле – күңелем теле” исемле уку комплекты килде. Ул үзөйрәткеч белән махсус дисктан тора. Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтариятене аларны, татар теле укытылган мәктәпләрдән башка, Самар, Тольятти, Сызран, районнарда бүтән балаларга да өләшергә ниятли. Шулай итеп, туган телебезне үзләштерергә яисә үзләренең белемнәрен баетырга теләүчеләр өчен бу тагын бик яхшы мөмкинлек, дип саныйбыз.
Татар авылларындагы мәктәпләрнең җитәкчеләрен бу хәбәр кызыксындырыр, дип уйлыйбыз һәм барлык сораулар белән “Яктылык” мәктәбе китапханәчесе Лия Назыйфовна Галимовага (тел. 89179575140) һәм өлкә мохтариятнең башкарма комитетына (тел. 89023742801) мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Китаплар бушлай бирелә.
Шамил ГАЛИМОВ,
Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма директоры.
* * *
Самарская областная татарская национально-культурная автономия получила недавно из Казани две партии учебно-методической литературы для изучающих татарский язык.
В конце прошлого года исполком СОТНКА по предложению Татарского книжного издательства и исполкома Федеральной национально-культурной автономии татар сделал заявку на эти издания. Заказ оформлялся при деятельном участии преподавателей самарской татарской школы «Яктылык». Таким образом, из большого списка предложенной литературы и пособиймы выбрали только те, что соответствуют программам, которые применяются татарских национальных школах Самарской области. Эта информация, наверняка, заинтересует руководителей национальных школ и преподавателей родного языка. Все необходимые сведения можно получить у библиотекаря школы «Яктылык» Лиии Назыфовны Галимовой (тел. 8 −917-957-51-40).
Пришла в Самару также и большая партия самоучителей по татарскому языку. В комплект входит книга прекрасного полиграфического исполнения и приложение к ней — аудиодиск. Исполком областной автономии планирует раздать эти комплекты и татарским детям (а также и взрослым), проживающим в городах Самара, Тольятти и Новокуйбышевск, Сызрань и у которых нет возможности изучать родной язык в условиях школы. Самоучители можно получить в к. 203 Дома дружбы народов (ул. Воронежская, тел. 8-902-374-28-01).Все книги отдаются бесплатно.
Шамиль ГАЛИМОВ,
исполнительный директор Самарской областной татарской национально-культурной автономии.
Просмотров: 1410