Сегодня, 5 марта, скоропостижно скончался Заслуженный артист РФ, Народный артист РТ, гармонист-виртуоз, уроженец Самарской области Рустам ВАЛЕЕВ.
Прощание с артистом состоится 7 марта в 10.00 в Казанской Государственной филармонии им. Тукая.
Татарская общественность Самарской области выражает глубокие искренние соболезнования родным и близким покойного.
Этот талантливый человек играл на баяне, двухрядке, тальянке и плюс на других народных инструментах, это – флейта, сорнай, кубыз и другие. Благодаря своему мастерству он известен не только в Татарстане и России, но и во многих других странах: Америке, Канаде, Финляндии, Турции…
А с чего же начинал знаменитый артист свой творческий путь? Какими были первые шаги к успеху? Наверно, мало кто думал, что из простого татарского паренька из Куйбышева когда-то вырастет большой музыкант.
Да, родился и вырос он в нашем городе. Воспитывался в очень хорошей семье. Отец работал водителем автомашины, а мать занималась воспитанием двух сыновей и дочери. Рустам Валеев — старший из них. Родители любили музыку и как бы ненавязчиво, само собой и очень аккуратно передавали эту любовь детям.
Рустам сначала учился в музыкальной школе, потому что с детских лет увлекался игрой на баяне. А в семнадцать лет (тогда учился уже в Самарском музыкальном училище) пришел в ансамбль «Ялкынлы яшьлек» и его душу окончательно, бесповоротно и на всю жизнь захватила татарская музыка.
Три года в ансамбле «Ялкынлы яшьлек», потом армия… После демобилизации Рустам, поняв, что на большую сцену путь лежит через Казань, уехал учиться в государственную консерваторию имени Н. Жиганова.
Уже во время учебы на факультете национальных инструментов начал работать в татарской государственной филармонии, познакомился со многими артистами татарской эстрады. Вошел в состав группы певицы Зухры Шарифуллиной, потом гастролировал с Альфией Авзаловой.
Особую известность и успех ему принесло сотрудничество с Ильгамом Шакировым, ведущим солистом Казанской Государственной филармонии им. Тукая, одаренным и талантливым исполнителем, голос которого передает всю глубину, содержание, красоту и милизм татарской народной мелодии. Более 20 лет являлся неизменным аккомпаниатором И.Шакирова. Много гастролировал вместе с ним, побывал в разных странах с концертами, что называется — увидел мир.
Рустам Валеев был не только первоклассным мастером игры на баяне, гармони и тальянке, он также писал музыку и песни, которые вошли в репертуары самых ярких звезд татарской и башкирской эстрады.
* * *
Бүген, 5 мартта, көтмәгәндә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант, тумышы белән Самара өлкәсеннән булган милләттәшебез Рөстәм Вәлиев фани дөньядан китте.
7 мартта 10 сәгатьтә Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның белән хушлашу җыены узачак.
Самар өлкә татар җәмәгатьчелеге Рөстәм Вәлиевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Рөстәм Вәлиев үзенең осталыгы белән Татарстан һәм Россиядә генә түгел, ә Америка, Канада, Финляндия, Төркия кебек чит илләргә дә танылды. Бу талант иясе баянда, ике рәтле һәм тальян гармуннарда, флейта, сорнай, кубыз кебек халык уен коралларында уйный иде.
Күренекле артист иҗат юлын ничек башлаган? Уңышка алып килгән беренче адымнары нинди булган? Куйбышев шәһәрендә туып-үскән гади малайны киләчәктә шундый дәрәҗәле музыкант булыр дип кем уйлады икән?
Әйе, шәһәребездә туып-үскән ул. Яхшы гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе машина йөртүче булып эшләгән, әнисе балалар (ике ул һәм бер кыз) тәрбияләгән. Рөстәм – гаиләдә олы бала. Әти-әнисе сәнгатькә гашыйк булганнар һәм әкренләп балаларына да шул хисне күчергәннәр.
Рөстәм Вәлиев кечкенәдән баянда уйнарга яраткан һәм шәһәрнең сәнгать мәктәбенә укырга кергән. Унҗиде яшендә (Самара шәһәренең музыка училищесында укыганда) “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә килгән. Анда шөгельләнгәндә аның күңелен татар музыкасы тулысынча биләп алган.
Өч ел “Ялкынлы яшьлек”кә йөргәннән соң армия хезмәтенә алынган. Аннан Нәҗип Җиһаншин исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенә укырга кергән.
Бер үк вакытта халык уен кораллары факультетында белем алган һәм Татар Дәүләт филармониясендә эшли башлаган. Күп кенә татар эстрадасы артистлары белән танышкан. Җырчы Зөһрә Шәрифуллина группасына кергән, соңрак Әлфия Афзалова белән гастрольләргә чыккан.
Халыкка танылуны һәм уңышны аңа Илһам Шакиров белән хезмәттәшлек китерә. Илһам Шакиров – Г.Тукай исмендәге Казан
Дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты, гаҗәеп башкаручы. Аның көчле, матур тавышы татар көйләренең тирән эчтәлеген, миллилеген ача. Рөстәм Вәлиев егерме елдан артык Илһам Шакировның аккомпанияторы була, аның белән чит илләргә гастрольләргә чыга. Дөнья гизә.
Рөстәм Вәлиев – төрле музыка уен коралларында уйнаучы гына түгел, ә җыр һәм көй иҗат итүче дә иде. Аның әсәрләрен татар һәм башкорт эстрада йолдызлары башкара.
Просмотров: 21708
Дорогой наш Рустам ! Огромное тебе спасибо за твое творчество Нам будет не хватать тебя
Ребята поддержите меня лайками в теме: https://vk.com/topic-74904513_30634783
предлагаю набережной Казани название в честь народного артиста Татарстана
заслуженного артиста России и гармониста Татарстана Рустема Валеева , а можно даже и памятник поставить ему где нибудь рядом с набережной)
Мин шушы кадяр анын уйнаганнарын бырлык концертларны анын участиясе белян вообщем куземне алмыча карый идем,что случилось это просто ужасная трагедия для меня,и сейчас когда даже его не стало я все время захожу в интернет и слушаю его музыку и просто все время плачу и говорю что теперь уже только ходаем анын урнысы ожмахта булсын,ярабыем амин булсын.гаилясеня ходаем сабырлык бирсен.инш алла.
Бүген 4.04.2014 ел. Иртәгә Рөстәмнең бакыйлыкка күчүенә бер ай була. Кирам Сатиев белән Нияз Акмалның «Татар баянчылары» китабының Рөстәм Вәлиевкә багышланган 192 нче битенә аның туган елы белән вафат булган елын да язып куйдым.
Ул бит татар көйләрен җаны тәне белән, тәмен ләззәтен белеп уйный иде. Шушы сайтка кереп, аның уйнавын тыңлап утырдым. Аңа Ходайның рәхмәте яусын.
Онытмыйбыз. Муллагали.
Рустам !Урынын ожмахта булсын.Татарский Народ потерял жемчужину.
Очень тяжело на душе! Рустам был доброжелательным,искренним, отзывчивым другом! Я не нахожу слов выразить боль! Талантливый, неповторимый, оригинальный Рустам! Каберен нурлы булсын! Искренние соболезнования Диляре, Исламу,Ринату,Халиде .
Огромная потеря для нас,татарстанцев,да и не только…Туфрагын жинел булсын. На сердце такая тоска вкралась,очень-очень жаль.
земля пухом душа в раю иншалла амин
Авыр туфрагын жинел булсын!!!!!
НЕКОТОРЫЕ ЛЮДИ МЕНЯ НАЗЫВАЛИ Его » ДВОЙНИКОМ » . прошлом году в оренбургской области в селе бакаево показывали концерт . молодые ребята из татарстана поздоровались со мною сказав: здорово рустам абый мы очень рады вас увидеть . предлагали фотографироваться рядом со мной .пусть земля для НЕГо будет пухом . чтобы ЕГО место оказалось в вечном раю фирдауса
Ростэм абый очень хорошим был человеком приношу глубокие соболезнования родным и близким,пусть земля ему будет пухом.
Весь Татарский Народ потерял одного из любимых баянистов….
Светлой души был человек. Нам тебя очень не будет хватать.
Пусть земля будет пухом, а место в раю.
Любим, гордимся, помним, скорбим, разделяем горечь утраты, приносим соболезнования родным и близким!
Я считаю Рустема своим учителем по татарской игре на гармониках.Именно благодаря ему я научился играть татарский фольклор так,как его играют носители!Счастлив,что была возможность,хоть и нечасто,общаться с ним при жизни,увидеться и живьём в Казани.Вечная память другу,коллеге и учителю!
Азатлык радиосы сайты хәбәр итүенчә:
Рөстәм Вәлиев бу көннәрдә Казанда гаиләсе белән булган, иптәше 5 мартта сәфәрдән кайткан. Өйдәгеләр гармунчының хәленә артык игътибар бирми, чөнки начар булырлык сәбәп күренми. Тик алай да кан басымы уйный торган булган, йөрәге вакыт-вакыт авырткан. Кичкә таба Рөстәм Вәлиев ятып алырга була һәм шул килеш җан бирә. Табиблар чакырту да ярдәм итми. Казанның Совет районы Глушко урамындагы фатирда алар тормыш иптәше, улы Ислам белән яши иде. Кызлары — Мәскәүдә.
Татарстанның халык артисты, билгеле баянчы Рөстәм Вәлиев кешелекле, гадел, һәркемгә ачык, кабатланмас якты шәхес иде, ди аны белүче иҗатташ дуслары. Аңа әле 52 генә яшь иде. Ул 1961 елның 27 октябрендә туган. Вконтакте челтәрендә улы Ислам ярдәмендә үз битен дә булдырды.
якшы кеше иде. кабере нурлы булсын.
Очень тяжело терять такого дорогого человека, эта трагедия затронула всех, кто его знал.
С искренним сочувствием родным.
Урыннын жэннэтя булсын, Рөстәм абы…