
Илсөяр Салих кызы ӘМИРОВА (ХӘСӘНОВА).
- Әбиең туган елда яз бик иртә килде. Җирләр шартлап кипкән иде. Без синең дәү әбиең белән кечкенә кызыбыз Илсөярне (ул синең әбиең була инде) бала тудыру йортыннан конфет тартмасына салып, велосипедта алып кайттык. Безнең икебезгә дә ул вакытта әле 25әр яшь кенә иде.
Шул елны төп йорттан күчеп, аерым яши башладык. Мин — нефть эшкәртүче, ә дәү Сания әбиең укытучы булып эшли идек. Ә тагын ике елдан соң Рәсимә, җиде елдан соң Рания кызларыбыз дөньяга килде. Кызлар бик тату үстеләр. Әбиең Илсөяр иң олысы булганга, барлык эш өчен дә ул җаваплы иде, - дип сөйләгән иде миңа дәү Салих бабам үзенең кызы, ягъни минем әбием Илсөяр Әмирова турында. Ә коры җәй 1954 елда булган икән ул.
Оренбург өлкәсе, Алексеев районы, Чкалов совхозында яшәүче Илсөяр әбием, 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, сабакташы һәм партадашы Асия апа Вәлиуллина белән Подбельск педучилищесына укырга керәләр. Салих бабам, сагынырлар, йөрергә җайсыз булыр дип, башта каршы килә. Богырысландагы нефть эшкәртү училищесы якынрак дип, шунда баруларын тели. Ә Сания әбием кызының балалар белән эшләвен, укытучы булуын тели. Шулай әтисен дә күндерәләр алар.
Кызларның студент еллары бик күңелле уза. Тулай торак булмау сәбәпле фатирда яшиләр. Булачак укытучылар җәйге каникулларында чөгендер утау, ә көзен аны җыю белән дә шөгыльләнәләр. Кырда учак ягып, бәрәңге күмүләрне, җырлап-биеп, шаян сүзләр әйтешеп ял итүләрне әбием әле дә сагынып искә ала.
Ә 2нче курста укыганда колхозда эшләп алган акчага Ленинградка экскурсиягә барып кайталар.
Дүрт елдан соң “Башлангыч сыйныф укытучысы” дипломы белән бергә Илсөяр әбием Гали авылында эшләргә юллама да ала. Алар дусты Асия белән Гали авылы мәктәбендәге хезмәтләрен 1973 елда башлыйлар. Аларны биредә колач җәеп каршы алалар.
Ул елларда мәктәп директоры булып Юныс абый Шагалиев, ә аның урынбасары булып Зоя Александровна Исаева эшлиләр. Яңа укытучы 2нче сыйныф укучыларын укыта башлый. Аның класста күзенә карап утырган 42 балага ничек белем бирүен хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Ә ул вакытта тәрбияви чаралар үткәрергә дә, укуда артта калучылар белән дәрестән соң шөгыльләнергә дә, кич буе укучыларның дәфтәрләрен тикшерергә дә, дәрес планнары язарга да туры килгән. Кыскасы, “башы белән эшкә чума” ул.
Ә яшьлек барыбер үзенекен иткән. Әбием дус-ишләре белән кичен клубка да барган. Ул чакларда авыл егетләренең күбесе гармунда уйнаган. Яшьләр гармун көенә дә, гармунчы туктап торганда, патефонга (музеебызда бар) бию көе язылган пластинка куеп та рәхәтләнеп биегәннәр. Шунда Илсөяр әбием армия хезмәтеннән кайткан Мидхәт бабам белән таныша, ә бер елдан, әбиемнең туган көнендә, алар загста язылышалар.
Шушы көннән башлап әбием белән бабамның гаилә тормышы башлана. 1975 елда әтием туа. Аңа Радик дип исем кушалар. Ә өч елдан, Раил абыем дөньяга килгәч, аларга мәктәп укытучылары өчен төзелгән өйдән ике бүлмәле фатир бирәләр. Бабам колхозда шофер булып эшли. Гаилә ишәйгәч, алар җир алып, бакча чәчәләр, мал асрыйлар.
Мәктәпкә килгән тикшерү комиссиясе әбиемнең дәресләрен, эш методикасын ошата һәм аны Мәскәүгә Уку һәм укыту министрлыгы коллегиясенә эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга чакыралар. Ул анда чыгыш ясаганнан соң, “Отличник народного просвещения” билгесе белән бүләкләнә. Бер атна буена ул Мәскәү каласын карап йөри: музейларда, Ленин мавзолеенда, Кремльдә була.
Ә Мәскәүдән кайткач, әбиемнең хезмәт көннәре башлана. Аңа һәрбер дәресенә тагын да яхшырак әзерләнергә, яңа ысуллар кулланырга, эзләнергә туры килә. Яшь булуына карамастан, шундый зур бүләк алгач, ул үрнәк укытучы исемен төшермәскә тырыша. Укытучылар аның дәресләрендә булып тәҗрибә алалар.
Илсөяр әбиемнең безнең авылга килеп төпләнүенә быел 40 ел тула. 40 ел буена ул җаваплы хезмәттә: 11 чыгарылыш ясаган, 300 дән артык балага белем биреп, үз балалары кебек тәрбияләгән. Гаиләсендә дә яхшы әни, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле әби булып яши белә. Ул әле дә эшли, үзе укытып чыгарган укучыларының балаларын укыта хәзер.
Хөкүмәтебез әбиемнең тырыш хезмәтен бәяләп, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләгән. Аны бөтен укучылары да хөрмәт итә, рәхмәт сүзләрен жәлләмиләр. Без дә әбиебезне бик яратабыз. Әбием! Син безгә бик кирәк! Озак яшә һәм бәхетле бул.
Оныгың Ленар ӘМИРОВ,
7нче сыйныф укучысы.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1481