
Тәнзилә ХӘЙРУЛЛИНА
1 мартта “Ялкынлы яшьлек» ансамбле тольяттилылар хозурына үзенең юбилей концерт программасын тәкъдим итте. Тольятти татар милли хәрәкәте активисты Тәнзилә ХӘЙРУЛЛИНА тамашадан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
Салкын кышлар узып, язның беренче көннәре кергәндә шәһәребезнең Үзәк районында урнашкан «Тольятти» мәдәният сараенда Самара өлкәсе татар җәмгыятенең вице-президенты Илгиз абый Колючев нигез салган һәм бүгенге көнгә кадәр алыштыргысыз җитәкчесе булып калган «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең 800-нче концерты булып узды.
Торгынлык елларыннан башлап бүгенге көннәргә кадәр туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, беркайда да кабатланмас матур йолаларыбызны саклап, Самара өлкәсендә генә түгел, илебезнең татар халкы яшәгән башка бик күп төбәкләрендә дә милләттәшләребезне туплап, араларга туганлык җепләре сузган, барыбызга да үрнәк булган Илгиз абыйны һәм аның ансамблен без шәһәребезнең сабантуйларында күреп үз итеп бетергәнгәме — бу очрашуны зур дулкынлану хисләре тоеп каршы алдык. Дөрестән дә, көтүебез бушка булмаган. «Ялкынлы яшьлек» безне үзенең искиткеч матур программасы белән вакытлыча гына булса да яшьлегебезгә алып кайтты. Һөнәри җырчыларны бер кырыйга куеп, залда җыелган тамашачыларны җыр дөньясына, моң дөньясына, гүзәллек дөньясына алып кереп киттеләр.
Концерт өч юнәлештә тора: халкыбызның иң яратып тыңлана торган моңлы җырлары сәхнәгә генә тулып тора алмыйча, тамаша залына таралды. Зыятдинов Фәнил үзе иҗат иткән җырларын җырлаганда күзалдыннан бер-бер артлы еракларда калган балачакны, кабатланмас яшьлек елларын, күңелләрне һаман да гел үзенә тартып торган туган якларны, мәрхәмәтле газиз әти-әниләребезне искә төшердек. Әхмәтов Искәндәрнең искиткеч моңлы җырлары күңелләрнең нечкә кылларын кузгатты, аның чыгышын күз-керфекләребезне чылатып тыңладык. Азизов Ренат һәм Шәйхелисламова Алинәләрнең чыгышларын да тамашачылар көчле кул алкышлары белән каршылады, көчле кул алкышлары белән озатты. Яхшы җыр искиткеч сыйфатка ия бит — ул җырга-моңга тартылган күңелләрне бергә җыя, берләштерә.
Сәхнә искиткеч матур итеп бизәлгән, җырчыларның киемнәре югары зәвыкъ белән тегелгән, ә җырчы, биюче һәм нәфис сүз осталарының йөзләреннән нур бөркелә. Алып баручылар тыйнак, сүзләре ягымлы. Кыска гына сөйләм белән ансамбльнең тирән тарихын, үткәнен тамашачылар күңеленә җиткерә алдылар. Ә биючеләр, елгада йөзгән аккошлардай, сәхнәдә йөзеп кенә йөрделәр. Сүзсез генә, сихри хәрәкәтләре белән йөрәкләргә үтеп керә алдылар.
Югары дәрәҗәле психолог кына шундый матур, бер-берсе белән искиткеч йомшак мөгаләмәдә булган төркемне бергә туплый аладыр, минемчә. «Ялкынлы яшьлек»нең кыз-егетләренең тышкы кыяфәте аларның эчке кичерешләре, уй-хисләре белән тәңгәл килә. Тамаша залында утырган ике апаның сөйләшүен ишетергә туры килде. Берсе: «Бу матур кызларны, моңлы тавышлы егетләрне нишләп телевизордан күрсәтмиләр икән — бигрәк матурлар!»- ди. Икенчесе, зур горурлык хисләре тоеп: «Болар бит Казаннар түгел, үзебезнекеләр!» — дип җавап бирә. Чыннан да, артистларның күз явын алырлык матур киемнәрен күңел матурлыгы тагын да тулыландыра. Залга җыелган милләттәшләребез концерттан зур канәгатьләнү белән таралыштылар. Безнең өчен шундый матур бәйрәм оештырулары өчен «Ялкынлы яшьлек»кә чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз. Алдагы көннәрдә дә аларга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез. Мәңге картайма, «Ялкынлы яшьлек», бүгенгәдәй янып, халкыбызны сөендереп, күңелләрне җилкендереп, мәңге яшә! Киләчәктә сезне тулы заллар белән каршыларга язсын!
Тәнзилә ХӘЙРУЛЛИНА.
Тольятти шәһәре.
Просмотров: 1337