Хөрмәтле әбекәйләребез һәм әниләребез,
ханым һәм туташларыбыз!
Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма комитеты Сезне Халыкара хатын-кызлар көне — 8 Март бәйрәме белән тәбрик итә. Һәрберегезгә исәнлек һәм бәхет, йортларыгызга муллык һәм бәрәкәт, күнелләрегезгә тынычлык телибез. Балаларыгызның игелеген, якыннарыгызның хөрмәтен, ирләрегезнең мәхәббәтен тоеп яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма комитеты рәисе Әнвәр ГОРЛАНОВ.
Просмотров: 1167