7 мартта Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиевны соңгы юлга озаттылар. Казанның филармония бинасында узган хушлашуда Самарадан зур төркем татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәрхүмнең дуслары, туганнары да катнашты. Виртуоз-баянчы Киндери зиратында җирләнде.
Исегезгә төшереп үтәбез, бишенче мартта танылган баянчы, музыкант, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиев вафат булды. Аңа нибары 52 яшь кенә иде әле.
Куйбышевта (Самара) туып, биредәге музыка училищесында белем алган Рөстәм Вәлиев гармунчы карьерасын “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә башлады, баянчы осталыгын Казан консерваториясендә тирәнәйтте, күп еллар Илһам Шакиров, башка танылган җырчылар белән эшләде, сольный концертлары да тулы залларда үтә иде.
Просмотров: 2093