Чирек гасыр элек Самараның өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм ул чакта 12 санлы кичке мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәридә Габделҗан кызы Дашкина шәһәребездә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачып җибәргәннәр иде. Соңрак Самарада тулы хокуклы көндезге “Яктылык” татар мәктәбен булдырган, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Хәридә ханым ДАШКИНАдан бу турыда истәлекләре белән уртаклашуын соралдык.
- Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оештырылу турында мин “Волжская коммуна” газетасыннан укып белдем. Шунда ук адресы һәм телефоны да язылган иде. 1989 елның 10 мартында Аэродромная урамында урнашкан Яшьләр йортында оешманың рәисе Рәшит Абдуллов белән очрашуыбызны әле дә бик яхшы хәтерлим.
Мин оешма әгъзаларын үзем белән кыскача таныштырып узганнан соң, татар мәктәпләрендә эшләү тәҗрибәм булуы турында сөйләп бирдем, мине дә “Туган тел”гә әгъза итеп алуларын сорап гариза яздым.
Самарада татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен якшәмбе мәктәбе ачу кирәк, дигән тәкъдимем барысына да бик ошады. Аны күтәреп алдылар диярлек, һәм без, эшне тиз тотып, өлкә һәм шәһәр мәгариф бүлекләренә хатлар яза башладык. “Туган тел” активистлары якшәмбе мәктәбенә гаризалар җыю өчен бик күп көч куйдылар. Ә мин укыту планын төзедем. Планның яхшы булуы соңрак, аның буенча башка милли оешмаларның якшәмбе мәктәпләре дә уңышлы гына эшли башлагач ачыкланды.
Өлкә халык мәгарифе идарәсенең әйдәп баручы белгече Дамир Гатин ярдәме белән якшәмбе мәктәбенең Эш кагыйдәләре һәм планнары булдырылгач, яңа уку елы башында алтмышлап төрле яшьтәге милләттәшләребез татарча укырга-язарга, татар халкының тарихын, гарәп графикасын өйрәнергә керештеләр. Дүртебезгә бер ставка алып, татар телен — мин үзем, тарихны — Дамир Гатин, гарәп графикасын — ул вакытта Җәмигъ мәчетенең җаваплы сәркатибе Минәхмәт Сәгыйров, музыка дәресләрен “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең музыка җитәкчесе Әлфия Гыйниятуллина укыта башладык.

Якшәмбе мәктәбенең бишьеллыгын бәйрәм иткәндә.

Татар халкы тарихын Риза БАҺАУТДИНОВ укыта.
Мәктәбебез беренче елларда татар теле укытучыларына бик зур кытлык кичерә иде. Хәтта биология укытучысы Асия Сәйфетдинованы Казанга татар теле курсларына укырга җибәрергә туры килде. Ә аңардан соң фәнне тарих укытучысы Гөлнур Баһаутдинова, “Бердәмлек” газетасында хәбәрче булып эшләүче Минзакир ага Нуретдинов һәм ун еллар чамасы хәзерге “Яктылык”та татар телен укытучы Нурзидә Фәйзуллина укыттылар.
Татар теле дәреслекләрен табу да зур проблема булып чыкты. Рәхмәт, Камышлы районы мәктәпләренең гамәлдән чыккан китапларын алып кайтып, шуларны куллана башладык. Соңрак “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Рәшит Абдуллов Казаннан дәреслекләр, сүзлекләр, җыр, матур әдәбият китаплары алып кайтып бирде.
Укучыларыбыз бик төрле иде безнең. Бер өстәл артында инженер, табиб, укытучы, кибет директоры, гади эшче һәм төзүче, мәктәп баласы һәм студентларны күрергә була иде. Аларның барысын да тик бер теләк – ана телен өйрәнү теләге берләштерде. Биредә һәркем үзе өчен кызыклы юнәлешне таба алды. Мәсәлән, олы яшьтәге апа-абыйлар гарәп графикасын өйрәнсә, яшүсмерләр һәм студентлар татар җырларына күбрәк әһәмият бирәләр, ә урта яшьтәге халык тарих белән кызыксына иде. Татар халкының һәм ислам дине тарихын күп еллар буе Самара дәүләт университетының доценты Риза Баһаутдинов алып барды. Музыка дәресләрен Альбина Мәхмүдова, Гүзәл Ямалетдинова, Радик Газизов кебек яшьләребез укыттылар. Ә өч елдан соң тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 12 баланы бер класска җыеп, көндезге тулы программа буенча укыта башладык. Бу “Яктылык” татар мәктәбенә таба тәүге адымнарыбыз булды.
Якшәмбе мәктәбенең биш еллык юбилеен без тантаналы рәвештә уздырырга ниятләдек. Кичке мәктәп коридорында милләттәшебез Вазыйх Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге “Прогресс” фирмасы эшчеләре безгә вакытлыча сәхнә корып бирделәр. Кунакка килгән өлкә, шәһәр администрацияләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре танылган татар композиторы Сара Садыйкова иҗатына багышлап әзерләнгән концертыбызны сокланып карадылар, ә ахырда безнең белән чәй эчәргә дә калдылар. Татар теле һәм әдәбиятына карата зур кызыксынуны күреп, түрәләр киләчәктә Самараның 12 санлы кичке мәктәбендә көндезге татар бүлеген ачуга каршы килә алмадылар инде…
1997 елда көндезге “Яктылык” татар мәктәбе ачылгач та, якшәмбе мәктәбенең эшен туктатмадык, төрле яшьтәге милләттәшләребез әле дә биредә белем алалар.
Шулай итеп, “Яктылык” мәктәбенең чишмә башында якшәмбе мәктәбе хезмәте ята. Анда укыган укучыларыбыз әле дә безнең якын дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез булып яшиләр. Гарәп графикасын өйрәнгән милләттәшләребезнең ислам мәдрәсәләрендә һәм югары уку йортларында укуларын дәвам итеп, мәчетләребезгә имамнар булып кайткан очраклар да булды.
Безнең мәктәптә укып чыккан кешеләр бер зур һәм дус гаилә булып, ярдәмләшеп яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, телебезне һәм динебезне хөрмәт итәләр. Әйе, 25 елга сузылган эшебез татар милли тормышына үзенең саллы өлешен кертте Һәм моның белән горурланмыйча мөмкин түгел.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1714