
Идрис һәм Нәфия МУЛЛАБАЕВЛАР кызлары һәм кияүләре белән.
Безнең Гали авылын белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше бик сирәктер, мөгаен. Ә аның шундый данлыклы булуында менә 15нче ел инде сайлауларда өч тапкыр рәттән авыл җирлеге башлыгы итеп сайланучы, алыштыргысыз җитәкчебез Идрис Хәмит улы Муллабаевның да керткән өлеше зурдан.
Күптән түгел генә аңа — 55 яшь, хатыны Нәфия Рәис кызы белән бергә гомер итүләренә 32 ел тулды.
Дүрт балалы зур тырыш гаиләдә туган Идрис — бөтен гомерен үзенең туган авылына багышлаган кеше. Сергиевски авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, ул җирле хуҗалыкта мал табибы, аннан армия хезмәтеннән соң терлекчелектә бригадир, читтән торып укып Кинельдә югары белем алгач, зоотехник булып эшли.
Аның булдыклылыгын, тырышлыгын, ихласлыгын күреп алган авыл халкы аны 1999 елда җирле хакимият башлыгы итеп сайлап куя да инде.
Шулай ук ишле гаиләдә туып-үскән хатыны Нәфия белән ике кыз үстерделәр. Аларның икесе дә югары белемле. Өлкәннәре Нәсимә бүгенге көндә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә врач-терапевт булып эшли. Ике баласы бар инде. Ә кече кызлары Рәсимә — банк хезмәткәре. Аның гаиләсендә дә бер бала үсеп килә. Нәфия читтән торып институт тәмамлаганнан соң, 35 ел буе Гали авылы мәктәбендә балаларга математика фәнен укыта. Аны барсы да ярата, хөрмәт итә.
Идрис әфәнде һәм Нәфия ханым бик тә пар килгәннәр, һәркемгә ачык, якты йөзлеләр, һәрвакыт көлеп кенә сөйләшәләр.
Бу гаиләдә олыларга да хөрмәт зур. Өйләнешкәннән бирле Муллабаевлар әти-әниләре белән бергә яшиләр. Бергә торуларына сигез ел дигәндә Нәфия ханымның каенатасы Хәмит абый вакытсыз үлеп китә, ә менә каенанасы Гамбәр апа инде 24 ел аңа олы терәк булып тора.
- Балаларыбызны да безгә каенана Гамбәр әниебез тәрбияләп, үстереп бирде, — дип горурланып сөйли Нәфия ханым. - Югыйсә, Идрис белән икебез дә көне буе эштә булганга, безгә бик кыенга туры килер иде.
Менә шундый алар ирле-хатынлы Идрис һәм Нәфия Муллабаевлар. Барсына да өлгерәләр: йортларын тутырып мал да асрыйлар, теплицаларында мул итеп кыяр-помидор да үстерәләр.
Киләчәктә дә төп нигездә әти-әниләренең учагын сүндермичә саклап, авылдашларына үрнәк күрсәтеп, озак исән-имин яшәсеннәр иде.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Просмотров: 1771