В Соборной мечети г.Самара состоялось отчетно-выборное собрание мутаваллията / Хисап һәм сайлау җыелышы

i (1)12 марта  в Соборной мечети г.Самара состоялось отчетно-выборное собрание мутаваллията (Совета прихода) центральной мечети.

С отчетами за 2013 год выступили председатель Совета Самарской Соборной мечети Джавдят Шарапов, бухгалтер мечети Мугтасим Узбеков, председатель ревизионной комиссии мечети Тагир Мамышев. 

По результатам заслушивания ежегодных отчетов,  деятельность выступающих была признана «удовлетворительной». Джавдят Шарапов и Тагир Мамышев  были переизбраны председателями  мутаваллията и ревизионной комисии, соответственно.

В состав Совета нового мутаваллията вошли:  Вагиз-хазрат Яруллин,  Талип-хазрат Яруллин, Джавдят Шарапов, Иршат-хазрат Сафин, Наиль-хазрат Сулейманов, Али-хазрат Сулейманов, Джамиль Валиуллин, Мугтасим Узбеков, Миннахмет Халиуллов, Рифкат Хузин, Хамза Насыйров, Радик Газизов.

samtatnews.ru

* * *

Биш елга бер үткәрелә торган хисап-сайлау җыелышы быел Самар Җәмигъ мәчетендә эшлекле рәвештә, дуслык һәм үзара аңлашучанлык  рухында узды. Эшләнгән эшләргә йомгак ясалды һәм алда торган бурычлар турында халыкка җиткерелде. Көн тәртибенә куелган план буенча Җәмигъ мәчете рәисе Җәүдәт Шарапов, баш бухгалтер Мөхтәсим Үзбәков һәм ревизия комитеты  рәисе Таһир Мамышев башкарылган эшләр турында сөйләп үттеләр.

Җәүдәт Шарапов:
Мәчет – ул Аллаһы Тәгалә йорты.  Биредә кешегә иман нуры, җан рәхәте бирерлек тәртип, чисталык һәм тыйнак гүзәллек хөкем сөрергә тиеш. Мәчет  –   ул тантана йорты. Дини бәйрәмнәр, никах, искә алу мәҗлесләре матур  узсын өчен  күп эшләр эшләнә.
Корбан чалу бинасын җиһазлап, тулы тәртипкә китердек. Вентиляция системасы  дөрес эшләнмәгәнгә, мәчет эченә ямьсез исләр тарала иде. Моңа да чик куйдык. Килгән дәрәҗәле кунакларны кабул итү өчен аерым бүлмә җиһазладык.
Хәйрия хәрәкәте дә торган саен киңрәк җәелеш ала бара. Приютларга, ялгыз кешеләргә, ятимнәргә корбан итләре таратыла һәм матди ярдәм күрсәтелә. Бу эштә яшьләр дә зур активлык күрсәтәләр.
Мәчетне җылытуга күп акча тотыла иде. Бу чыгымны азайту өчен үзебезнең җылыту системасын төзү бурычын алдыбызга куйдык. Хәзерге көндә әзерлек эшләре алып барабыз. Финанс яктан күрсәткән ярдәме өчен Минәхмәт әфәнде Хәлиулловка олы рәхмәтемне белдерәм. Яңгыратып сөйләү мәсьәләсе бер проблем булып тора иде. Аллага шөкер, аны да хәл иттек. Хатын-кызлар өчен оештырылган укулар торган саен киңрәк җәелеш ала бара. Алар саны инде 150гә җитте.
Күп кешенең  дин гыйлемен үзләштереп, хәзер тәрбияле тормыш  алып баруын да исәпләсәң – бу зур куаныч.
Мәдрәсәдәге кичке һәм ял көннәрендә укучыларның саны да арта бара.
Алдыбызга куелган тагын бер җитди максатыбыз – ул Самар Җәмигъ мәчете йортында дини, милли–мәдәни тәрбия үзәге булдыру.
Биредә балалар бакчасы, конференцияләр, мәҗлесләр үткәрү заллары, ял көннәрендә халыкка дин гыйлеме бирү бүлмәләре булачак. Балалар  һәм яшьләр өчен спорт секцияләре һәм төрле түгәрәкләр оештырылачак. Бу үзәк халыкның милли һәм дини үзаңын үстерүче тәрбия учагы  булсын иде дип,  Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.
Җыелышта баш бухгалтер Мөхтәсим Үзбәков мәчеттәге керем–чыгымнар өлкәсендәге  исәп–хисап барышы турында чыгыш ясады.
Ревизия комиссиясе рәисе Таһир Мамышев, тикшерүләр буенча, мәчет хуҗалыгындагы уңышлы эшләр һәм җитешсезлекләргә анализ ясады.
Ахырда яңа мәчет советына һәм ревизия комиссиясенә сайлаулар үткәрелде. Советның элгәре башкарылган эше канәгатьләнерлек, дип бәяләнде.

   Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам».

 

 

Просмотров: 2148

Комментирование запрещено