
Табиб Риф ГЫЙБАДУЛЛИН һәм шәфкать туташы Фәния
ӘХТӘМОВА офиста авыруларны кабул иткәндә.
Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде. Читать полностью