Безнең әни – Гайшә Нургали кызы Шәмсетдинова-Ваһаҗева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Тугыз дистә ел гомер эчендә ул күпне күрде, күпне кичерде. Ләкин ни булса да, авырлыклырга, төшенкелеккә бирелмәде, балалары, укучылары хакына ана һәм укытучы исемен югары күтәреп йөрде.
Камышлы районының Балыклы авылында яшәүче Нургали һәм Гайниҗиһан Шәмсетдиновлар гаиләсендә беренче бала булып 1924 елда дөньяга килә ул. Аңардан соң әле тагын дүрт кыз һәм ике малай туа. Әлбәттә, әтисе белән әнисе кырда, колхозда эшләгәндә энеләренә һәм сеңелләренә күз-колак булу Гайшәнең ябык җилкәләренә төшә. Ә сугыш башланып, әтисе һәм башка ирләр Бөек Ватан сугышына алынгач, Гайшәгә печән чабарга да, урак урырга да, сабан белән җир сөрергә дә, фермада эшләргә дә туры килгән. Кыш көне урман кискәндә, җилегенә үткән салкыннарны беркайчан да оныта алмас, ахыры, әниебез.
Нургали бабайның хәбәрсез югалуы турындагы кәгазь ике айдан соң килеп ирешә. Гайниҗиһан әбиебез бик кайгырса да, югалган артыннан югалып булмый бит. Аңа җиде баласын аякка бастыру өчен колхозда бик күп эшләргә, Похвистневога базарга барып, шәхси хуҗалыкта җитештерелгән ит, сөт, май, яшелчә һәм бәрәңгеләрне сатып, балаларына кием-салым юнәтергә туры килә.
Гайшә тәрбиясендәге кечкенәләргә тормыш авырлыкларын күреп, аңлап, эш сөючән, тырыш булып үсеп җитәләр. Сеңелләре укып чыгып кайсылары укытучы, кайсылары район һәм авыл оешмаларында җаваплы эшләрдә эшлиләр, ә энеләре шәп механик булып китәләр.
…Сугыш тәмамлангач, Гайшә Камышлы педагогия училищесына укырга керә. Ул өч ел буе Камышлы белән Балыклы арасындагы юлны таптаганда ничә пар чабата туздырды икән? Анысын кем дә санамаган да, күрмәгән дә. Ә менә диплом алып, Бакай мәктәбендә укыта башлаган Гайшәне Иске Ярмәк егете Зыя Ваһаҗев бик тиз күреп ала. Кыз Балыклы машина-трактор мастерскоенда агроном булып эшләгән егеткә кияүгә чыккач, алар Иске Ярмәккә күченәләр һәм Гайшә 5 — 8 сыйныфларда математика укыта башлый.
Безнең әти белән әни бик матур гаилә корып, өй тулы балалар үстерделәр. Без дә җидәү идек. Күп булсак та, барыбызга да ата-ана җылысы, аңлавы, ярдәме тиеп торды. Арабызда инженер, төзүче, экономист, табиб, юрист, агроном һәм зоотехник та бар. Өч баласы студент булган елларда әти белән әнигә бигрәк тә авыр булгандыр инде. Без кайтканда өчәр сумка ашамлык төяп җибәрәләр иде бит.
- Әйе, безгә җиңел машиналарда җилдертеп йөрергә туры килмәде шул. Чөнки бер баланы укытып чыгару өчен бер машина бәясе китеп торды. Ә алар бездә — җидәү, — дип әниебез бер генә мәртәбә әйткән иде. Нык истә калды аның шул сүзләре һәм без моның өчен аларга бик рәхмәтле.
1986 елда энебез Фәрит фаҗигале рәвештә үлеп киткәч тә, әти белән әнигә бик авыр булган иде. Аның өч баласын яшьли тол калган киленебез Рамилә бик тырышып үстерде, өчесенә дә югары белем бирде. Хәзер алар Тольятти автозаводында эшлиләр, өчесе дә менә дигән гаилә корып яшиләр. Фәритебез исән булмаса да, балалары калды. Димәк, җир йөзендә аның дәвамчылары бар.
Әтиебез вафат булганга да инде 22 ел тулып килә. Без аны бик юксынып, сагынып искә алабыз. Әниебез дә атлаган саен аның исемен телгә алып тора. Менә шундый гади, ләкин бик төпле, ныклы чын татар гаиләсе кора белделәр алар. Без аларны шушы сыйфатлары өчен дә, газиз һәм бердәнбер әти-әниебез булганнары өчен дә яратабыз һәм икесенә дә баш иеп рәхмәт әйтәбез. Авылдагы өебезгә кайтып кергәндә, капка төбендә көтеп торучы әниебезне күргәндә дә, өйдә яңа пешкән бәлеш һәм кыстыбый исләрен сизгәндә дә тормыш ничектер ышанычлырак, мәңгелек булып тоела. Гомерле бул, әнкәй! Ходай биргән елларыңда шулай матур гына яшәргә насыйп итсен!
Мәрьям КӘЛИМУЛЛИНА,
бөтен балалары исеменнән Тольяттида яшәүче кызы.
Просмотров: 1516