“Нәзер“ трагикомедиясендәге язмыш шуклыгы

DSC_0885Классик драматург Туфан Миңнуллин әсәрләрендә — язмышлар, характерлар, тормыш сукмагындагы борылышлар! Шуларны тормышчан дөреслек кәнвасына салу, кешене ышандыра алырлык чынбарлык ясау – бу үзе үк Ходай Тәгаләдән драматург булып тууны таләп итәдер.

Бай репертуарлы Мир­хәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры 20 мартта Cамарның А.С.Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда, беркөнлек гастроль кысасында, күренекле драматургыбызның көтелмәгән сюжетларга, коллизияләргә бай  “Нәзер” трагикомедиясен күрсәттеләр.

“Нәзер“ спектакле — Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе. Автор бу пьеса буенча Оренбург театры куелышындагы тамашаны бик яраткан, театр труппасының шул спектакль белән Татарстан районнары буенча гастрольләрен дә оештырган булган. Синхрон рәвештә рус теленә дә тәрҗемә ителеп барган «Нәзер»не шулай ук Оренбург, Әстерхан һәм Мәскәү тамашачысы да бик җылы кабул иткән, дип сөйлиләр.

Үзенең күп кенә әсәрләрендә Туфан Миңнуллин безгә күпертелгән конфликтлар тәкъдим итә. Бу ситуацияләр шулкадәр үзенчәлекле ки, алар без күзаллаган чикләрдән чыгып китә. Автор парадоксаль күренешләрне эстетларча яклый.  «Нәзер» трагикомедиясендә дә ул тормышны парадоксаль яктан сурәтли.

Олы яшьтәге ир-ат тамаша залы буенча  такмак җырлап сәхнәгә менеп бара:

Алай да безгә нужа, 
Болай да безгә нужа;
Өстә кием ничек туза,
Яшь гомер шулай уза.

DSC_0882

Менә Хисматулла исемле әлеге өлкән яшьтәге абзый (артист Айрат Хәбибуллин) узган гомеренең ачысын да, төчесен дә искә ала. Исемнәренә хәтле аваздаш булган ике дус егет – Хисмәтулла  (артист Алмаз Мостафин) белән Хикмәтулла (артист Ильфат Гомәров )  һәм ике дус кыз – Маһирә (артистка Гөлгенә Әбдерәкипова) белән Заһирә (Рамилә Мостафина) турында сөйли ул.

Хисмәтулла белән Заһирә арасында татлы яшерен хисләр булса да, кыю гармунчы егет чәчрәп торган Маһирә белән кавышкан. Тыйнак кына Хикмәтулла өзелеп Маһирәне сөйсә да, Заһирәне кияүгә ала. Шулай итеп дуслар ташып торган тормышка аяк атлыйлар. Туйны бер үк көнне, бер табын янында үткәрәләр. Бәлки шулай бәхетле генә яшәп тә ятарлар иде, ләкин… сугыш башлана.

Кинәт сәхнә караңгылана. Сугыш кыры пәйда була. Дошман баш күтәрергә ирек бирми: бомбалар һәм снарядлар яудыра. Ике дус солдат – Хисмәтулла белән Хикмәтулла алардан кача. Берсе яралана, икенчесе аңа ярдәм күрсәтә. Сугыш кеше сыйфатларын алмаз бөртегенә әйләндерә, диләр бит. Көчле дулкынлану иптәшлек хисләрен тагын да арттыра.

Чолганышта калу – уен эш түгел, әле генә өйләнеп өлгергән яшьләрнең исә яшисе килә. Берсе сугыштан кайтмаса, икенчесе дустының гаиләсен ташламаска сүз бирешәләр.

Хикмәтулла, кызып китеп, әбисенең сүзләрен дә искә төшерә. Әгәр куркыныч астында калган кешеләр нәзер әйтсәләр, алар бу хәлдән уңышлы гына котылачаклар, имеш. Ләкин соңыннан, һичшиксез, нәзерне үтәргә туры киләчәк, билгеле.

Үлем якаңнан алса, әллә ниләр әйтерсең шул… Сугыштан исән-имин кайтачакларына ышанып, яңа гына туй үткәргән геройлар нәзер әйтәләр: исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсалар, бер атнага… хатыннары белән алышыначаклар.

… Аннан сәхнәдә сугыштан соңгы авыр еллар тормышы сурәтләнә. Халыкның авыр көнкүреше, сабырлык һәм үтә дә төгәллек белән геройларның әхлакый тормышы гәүдәләндерелә.

DSC_0869

DSC_0870

Беренче планга Гөлгенә Әбдерәкипова башкаруындагы Маһирә чыга. Ире Хисмәтулла фронттан исән-сау кайтса да, Маһирәнең хәле җиңел түгел. Ире аңа нәзер әйтелүе хакында сөйли. Заһирәнең Хисмәтуллага битараф түгеллеге дә сизелә.

DSC_0872DSC_0874

Менә Хикмәтулла та әсирлектән кайта.  Бик күп авырлыклар кичергән,  сәламәтлеген югалткан ир эчүчелеккә бирелә. Аның кайтуы белән ситуация тагын да катлаулана: нәзерне башкарырга кирәк ич. Җитмәсә Хисмәтулла да каты авырып китә, моны нәзернең үтәлмәвенә ымлыйлар.

Сәхнәдә кешенең аңына тәэсир итәрлек тамаша башкарыла. Геройлар аптырашта, алар ни эшләргә белми. Ләкин аларның көчле, тәвәккәл Маһирәләре бар. Бәлки, бу хәлнең очы-кырыена ул чыга алыр. Актриса Гөлгенә Әбдерәкипованың  йөзен, карашын сурәтләп күрсәтерлек сүзләр таба алмыйм.

DSC_0875

DSC_0885DSC_0880DSC_0884

Хатын-кыз чыннан да ситуациядән чыгу юлын таба: ирен коткарыр өчен ул нәзерне башкарырга кирәклеген аңлый һәм башкаларга да бу уй-фикерен җиткерә.

Киләсе өлештә без Рамиля белән Алмаз Мостафиннарның актерлык осталыгына сокланабыз. Заһирә белән Хисмәтулла арасында булган элеккеге мәхәббәт очкыны ялкын булып дөрләп янып китә. Пластика, сүзсез генә хәрәкәтләр сәхнәдә кульминацион рәсемгә әйләнә: кара фонда актан киенгән Хисмәтулла ак күлмәкле Заһирәне биленнән күтәреп алып күккә чөя.

Заһирәнең авырга узганын беренче булып Маһирә сизеп ала. Аның акылы, горурлыгы аңа бәхәс-ызгышлар дәрәҗәсенә төшмәскә булыша. Үзенә бик авыр булса да, ул Заһирәгә баласын саклап калдырырга, сабыйның атасы кем булуын башкалардан яшермәскә киңәш итә.

Шулай итеп Хисмәтулла ике хатын белән яши башлый, Заһирә ике бала таба, ә Маһирә авырып китә һәм бакыйлыкка күчә.

DSC_0887

DSC_0888

Язмыш шуклыгын тәсвирлаган «Нәзер» трагикомедиясе бер сулышта уйналды. Хисләре кузгатылган, күңелләре дулкынланган самарлылар артистларны аягүрә алкышлады.  “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Колючев һәм Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма комитеты рәисе Әнвәр  Горланов кичәгә җыелган тамашачылар каршына чыгып, Мир­хәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры хезмәткәрләренә  рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм артистларга бүләкләр тапшырдылар.   Үз чыгышларын “киләсе очрашуларга кадәр” дип тәмамладылар алар.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Автор фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1447

Комментирование запрещено