25 март — Мәдәният хезмәткәрләре көне
Мин аны күптәннән беләм. Ягымлы, йомшак, кирәк чакта үз сүзен дә әйтә ала, үрнәк гаилә башлыгы, оныкларының сөекле бабалары һәм үзенә генә хас булган моңлы, сихри тавышлы җырчы ул. Кайда гына, нинди генә чарада катнашмасын: үз авылындамы, район мәдәният йортындамы, өлкә күләмендәме — аны тамашачы җылы кабул итә, алкышлый, кат-кат сорап җырлата.
Бүгенге язмам, хөрмәтле укучыларыбыз, Балыклы җирлеидарәсе мәдәният учагы җитәкчесе Рафыйк Борһан улы Шәрәфетдинов турында булыр. Читать полностью