
Мәдәният йорты җитәкчесе Жанна ӘМИРОВА.
Похвистнево районындагы Иске Мәчәләй авылы уйсу җирдә урнашкан. Первомайск авылы ягыннан килеп, тау битеннән карасаң, авыл искиткеч матур күренә. Тик авыл уртасындагы ике катлы Мәдәният йорты гына төзек өйләр арасында үзенең тышкы кыяфәтеннән оялып, тартынып тора сыман.
Мәдәният йорты мөдире Жанна Арыслан кызы Әмирова түбәндәгеләрне сөйләде. 35 ел элек төзелгән ике катлы бина вакытында бик матур һәм мәһабәт булган. Бүлмәләр зур, иркен, зур авылда яшәүче халык күпсанлы түгәрәкләргә йөреп, иҗат, сәнгать белән шөгыльләнсен өчен бик уңай булган. Тик үзгәртеп кору еллары башланганнан соң, бу бина ремонт дигән нәрсәне күрмәгән ахыры.
Биредә бик зур китапханә дә бар. Анда Разия Канюкаева, Зөләйха Мияссарова эшлиләр. Анда китаплар да, дәреслекләр дә җитәрлек. Иң түрдә ”Самара татарлары” журналы урын алган…
Кайчандыр менә шушы бүлмәләрнең берсендә авылның ЗАГС бүлеге дә гөрләп эшләп торган, күпме яшьләр сөйгән ярлары белән шушында язылышып, матур-матур туйлар уйнап, олы тормышка аяк басканнар. Хәзер инде ул да район үзәгенә күчерелгән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бинаны матуррак күрсәтү өчен гөлләр үстерә башлаганнар. Биредә чәчәк атып утырган гөлләрнең ниндие генә юк! Кышкы бакча диярсең!

35 ел ремонт күрмәгән Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты.
Жанна ханым теннис уйный торган бүлмәне, дискотека урынын, зур тамаша залын күрсәтеп йөрде. Матур декорацияләр (үз акчаларына ясатканнар икән) белән бизәлгән сәхнәгә күтәреләбез. Биредә түбә-такта дигән нәрсә гомердә дә булмаган икән. Башыңны күтәреп карасаң, калай белән капланган түбә күренә. Электр чыбыклары да бина төзелгәннән бирле алмаштырылмаган, җылылык системасы да тиешенчә үткәрелмәгән.
Бәйрәмнәрдә һәвәскәр артистлар чыгыш ясаганда сәхнәдә җил уйный, залда утыручылар өс киемнәрен салмыйлар, киресенчә, клубка җылырак киенеп килергә тырышалар икән.
Жанна сәхнәгә биергә чыккач, идән такталары арасына туфлиенең үкчәсе кысылып калып, егыла язганын сөйләде. Биюне туктатып, туфлиен тартып чыгарганын халык карап торган. Тамашачылар моңа көлеп утырсалар да, оят бит инде.
Бу Мәдәният йорты бөтен яктан да тормыштан артта калып бара. Биредә гади генә компьютер да юк, музыка аппаратуралары да иске, милли костюмнар да җитешми. Аптырагач, Жанна һәм үзешчән артист Асия Исмәгыйлева чыгыш ясау өчен үз акчаларына күлмәк тектереп кигәннәр.
Өлкә хөкүмәте бу бинага 2018 елда гына капиталь ремонт ясарга вәгъдә итә икән. Ишекләре дә ачылып-ябылмый торган Мәдәният йортында ничек итеп тагын дүрт ел эшләргә, нинди кәеф белән авыл халкының күңелен күтәрергә була инде?!
Ә бу авылда талантлы, җыр-бию сөюче халык яши бит. Гармунчы Шакир Абдрахманов укучыларын кашыкта, кубызда уйнарга өйрәтә, хор оештырган. Ул үзе белгәннәрне яшь буынга сеңдерергә тырыша.
Күптән түгел районның мәдәният бүлеге аңа гармун бүләк иткән, ә Чыршы бәйрәмен үткәрү өчен Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары биргәннәр. Шушы бинада авыл мәктәбенең 45 еллык юбилеен, 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәрен уздырганнар. Ә көзгә Мәдәният йортының 35 еллыгы да килеп җитәчәк.
Ләкин авыл халкы боегып утырырга өйрәнмәгән. Сабантуйлар да үткәрелеп тора, авылның үзешчән артистлары тирә-як авылларга барып концерт куеп кайтырга да өлгерәләр. Әлфия Исмәгыйлева һәм Румия Сапукованы Жанна ханым иң актив һәвәскәрләр дип атый.
- Мәдәният учагын саклау, аны ничек тә булса тәртиптә тоту өчен җитәкчеләр Ринат Искәндәров, Хәлиулла Мамышев, авылның башка эшмәкәрләре, фермерлары ярдәм итеп торалар, - дип Жанна Арыслан кызы сөйләп торганда бинаны җыештыручы Асия Исмәгыйлева килеп керде. Ул эскәмиягә ауды диярлек. Бераз тын алгач: “Ике катлы бинаны җыештырган өчен дүрт меңнән артыграк хезмәт хакы алып торам. Идәннәрне юарга хәтта чүпрәк тә бирмиләр, аларны Жанна ханым үз акчасына сатып ала. Буш бүлмәләрне бикләп куяр өчен йозакларны да ул юнәтте. Минем эшне ике сәгатьтә башкарып була, диләр. Ике катлы бинаны ике сәгатьтә юып кара син! Көне буе юам. Өстәвенә җылы су да юк, ә салкын су үзәккә үтә”, - дип зарланды да тагын чүпрәген кулына алды.
Дөрестән дә, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең тырышлыгы күзгә күренеп тора. Алар көчләрен кызганмаганга гына биредә чисталык, пөхтәлек, зур көч белән булдырылган матурлык хөкем сөрә. Читтә яшәүчеләр дә авылга кайтып концертларда катнашырга җаен табалар икән.
Берничә ел элек кенә Мәчәләй авылы тормышы сүлпән булса, Ринат Искәндәров белән Хәлиулла Мамышев кебек ир-егетләр авылны үз кулларына алгач, кыр басулары эшкәртелә башлаган. Халык эш белән тәэмин ителеп, басулардан мул уңыш җыеп алынгач, тормыш ничектер җанланып киткән, кешеләрнең йөзләрендә шатлык очкыннары кабынган кебек тоелды миңа.
Мәдәният йортына Жанна ханым хуҗа булганнан бирле моңа кадәр сирәк ачылган ишеге хәзер ябылмый да, диләр.
Бик кечкенә хезмәт хакы алып эшләүче Асия Исмәгыйлеваның үпкәсен дә аңлап була. Тырыш авыл кешесе битарафлык, хезмәтенең түбән бәяләнүе белән беркайчан да килешә алмый. Авыр хезмәт гел хөрмәткә лаек булырга тиеш.
Авыл җирләренә, анда яшәүче халыкка тиешле бәя бирелсә, яшьләрне кызыктырырлык эш һәм ял итү урыннары булдырылса, туган якларыбыз гөлләр иле булып чәчәк атар иде.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 1613