Җыелыштан соң уйланулар

IMG_2691“Туган тел” оешмасының чираттагы утырышы булып узды. Аның әгъзалары күп исәпләнсә дә, җыелышка килүчеләр саны иллегә дә җитмәде. Ясалган чыгышларда да үткәндәге күңел күтәренкелеге сизелмәде. “Туган тел” җәмгыяте президенты үз докладында: ”Нигә соң халкыбыз бар нәрсәгә  дә болай битараф, аңа нәрсә кирәк соң?” — дигән сорау куйды.

Моннан чирек гасыр элек Самар өлкәсендәге “Туган тел” исемле татар җәмгыяте барлыкка килде. Төрле киртәләр, авырлыклар аша үтеп, зур–зур проектлар тормышка ашырылды. Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә кебек онытылып барган, яисә бөтенләй онытылган милли бәйрәмнәребез көнкүрешебезгә кайтты. Камышлы районы торгызылды. Балалар өчен төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә башлады. “Яктылык” мәктәбе ачылды, һәм гел үсеш юлында булып, милләтебез терәгенә әверелде. Мәчетләр төзелде, һәм алардагы дини укулар киң җәелде. “Туган тел” оешмасы байрагы астында башкарылган эшләрне саный калсаң, ул бик озакка китәр иде. Алалар барысы да — халык бердәмлегенең җимешләре.

Җитәкчеләрнең фидакарь хезмәтен, байларның эчкерсез ярдәмен дә истән чыгарырга ярамый. Алар җәмгыятебезнең дәрәҗәсен үстереп, халыкның милли үзаңын баетып килделәр.

Бу бәйрәмнәр, чаралар халыкның күңелен дә ачтылар. Ул дәвердә халыкның берләшүенә, мәдәниятебез үсешенә һәм милли гореф–гадәтләрне саклауга төп сәбәпче булдылар.

Заманнар үзгәрде, милли хәрәкәтне җитәкләргә яшьләр алынды. “Туган тел” оешмасының чираттагы утырышы булып узды. Аның әгъзалары күп исәпләнсә дә, җыелышка килүчеләр саны иллегә дә җитмәде. Ясалган чыгышларда да үткәндәге күңел күтәренкелеге сизелмәде. “Туган тел” җәмгыяте президенты үз докладында: ”Нигә соң халкыбыз бар нәрсәгә  дә болай битараф, аңа нәрсә кирәк соң?” — дигән сорау куйды.

 Һәр эштә төрле баскычлар бар. Һәр чорның үз таләпләре.

Аллага шөкер, бәйрәмнәребез аякка басты. Тик аларны саклый белергә дә кирәк. Ләкин бәйрәмнәр матур булсын өчен, тормышның уңышлы булуы зарур. Ә бу хәл авыллар киләчәгенә бәйләнгән. Алар — тормыш чишмәләре.

Авыллар яши икән, халкыбыз яшәр, милләтебез яшәр.  Авылларның күбесе  хәзер картаю һәм үлем юлында.

 Тик бу турыдагы сөйләшүләр  гел  уфтануга, сукрануга гына күчәләр. Яңа тормышка күчү юлларын тапмаган өчен, кулыннан эш килгән, эшләргә теләгән кешеләр дә хәзер аптырауда. Аларны гаепләргә, битәрләргә кирәкми. Аларга тормыш баткаклыкларыннан чыгу юлларын күрсәтү кирәк. Уңышлы эшләр алып барганурыннарны күрсәтергә, аларның рухын баетып, күңелләрен үстерә белергә кирәк.

Татарстаннан автобусларга төялеп, боралакларга утырып килеп, Гали авылындагы эш тәртибен өйрәнәләр. Самар өлкәсендәге берәр җирдә мондый омтылыш булганы бармы? Юк шул. Татар кешесе уңай эшне үз күзләре белән күреп, берсеннән-берсе уздырып эшләргә күнеккән. Чукындырудан урманнарга качып та, юктан бар ясап, тормышны җайлый белгәннәр. Ә хәзер хөкүмәт тарафыннан бирелгән мөмкинлекләрне куллана белүчеләр дә әле бик аз.

Хәзерге иң зур фаҗига ул татарның  иң кыйммәтле сыйфатлары — тырышлыгы, тапкырлыгы, уңганлыгы зәгыйфьләнә баруы. Зур бәлаләрдән шәһәрләргә качып кына котылып булмый шул. Шәһәр асфальтында ипи дә, ит тә үсми. Ипигә тилмереп, тәүлекләп чират торулар олы буын кешеләренең әле дә җаннарын тетрәндерә. Татар  җәмгыятенең бүгенге төп бурычы – ул авылларыбызны саклау. Соңгы  вакытта Самар татарларының съездын җыю турында күп  фикерләр әйтелде, җыелыш барышында да күп сөйләнде. Авылларның язмышын кайгыртучы, аларны сакларга омтылучы кешеләрне җыеп сөйләшү, әлбәттә, кирәк. Ләкин ул шау–шулы, шоу рәвешендә булырга тиеш түгелдер.

 Бу хәрәкәт  “сөйләндек тә оныттык” кебеккә охшап бара. Татарларның бик борынгыдан килгән “корылтай” , “җыен” дип аталган җыелышу гадәте булган. Ул — чын халык иреге (демократиясе). Хәзерге шау–шулы, буталчык заманда “съезд” сүзен куллану – ул урынсыз хәл. Тулы җаваплылыкны җилкәгә алып эшләгәндә генә, көн тәртибенә куелган ниятләр тормышка ашачак. Моның өчен бердәмлек, теләктәшлек кирәк.

Кызганыч ки, бу сүзләр әлегә нык уйланырга мәҗбүр итәләр, һәм “Туган тел” җәмгыяте утырышларында урысча сөйләшү күңелләргә шом сала.

 

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.   

«Сәлам».  

Просмотров: 1694

Комментирование запрещено