Бу язмам – сәхәрдә тәмле арыш валмасы, чәйләр белән сыйлаган, ахшамда да үземне табыннан калдырмаган Зөһрә әбиемә, Минҗиһан әниемә, эссе урак өстендә дә бала имезүләренә карамастан, ураза тотканнарның барчасына, гүр ияләренә дога булып барып ирешсен.
Маңгай чәчемне саллы, йомшак куллары белән сыйпап, колагыма: «Улкаем, сәхәр күчтәнәче, арыш валмасы ашарга тор», – дип дәшкән Зөһрә әбиемнең сүзләрен ишетеп, курку, сөенеч катыш: «Ярар, әбекәем», – дип, тәмле таң йокысыннан уянып, бит-кулларымны юганнан соң, әбекәем, әнием Минҗиһан янына, табын артына утырдым.
Өстәл башында, зур бүксәле, көрәшчене хәтерләткәндәй, җиз самавыр үз көенә җырлый. Янәшәдә, агач савытларга бүленгән солы кесәле, таш саргылт кувшинда көрән кәҗәбез Майканың сөте. Инде билгеле булганча, зур табакта парларын бөркеп, арыш валмасы утыра, чынаякларда мәтрүшкә чәе, касәгә шикәр шакмаклары да куелган. Гомумән, хәзинәдә бары өстәлдә, әбием төн йокыларын калдырып, көндәгечә сәхәргә, уразага керергә әзерләнгән. Әнием исә, иртәнге сәгать алтыга киез итек фабрикасына эшкә баруына карамастан, сәгать өчтә сәхәр ашарга, уразага керергә торган.
Иртәнге як таң алды булса да, эсселек кимемәгән, һава бөркү. Зөһрә әбием дә, әнине эшкә озатуга, иңенә урагын салып, кабык арбасына күрше Гайшә апаның бер яшьлек нарасыен Мөхәррәмне утыртып һәм аңа әбәтен куеп, авылдан 4 чакрым ераклыктагы арыш басуы «Аю кашына» юл тота. Ә мин исә тәм-томнар белән сыйланганнан соң, Мыраубикәдәй йокы симертәм.
Эссе урак өсте. Эш авыр, ара ерак. Җәяү йөрүләренә карамастан, әби-апалар, абый-абзыйлар – һәммәсе дә ураза тоттылар. Эштән кайткач, юынып, чистарынып, качып-посып булса да, билгеләнгән урынга намазга, авыз ачарга бардылар.
Колхозда бер хезмәт көненә бер таякка эшләделәр. Иген уңган елны бер хезмәт көненә бер килограмм ашлык өләштеләр.
Үзебез белән булган бер хәлне сөйлим әле. Равил иптәшем белән без 10-11 яшьлек сабыйлар икебезгә бер уфалла арбасы тартып, 5 чакрым ераклыктагы «Бүре үзәнлеге»нә печәнгә киттек. Төш җиткәндә, әлсерәп барып җиттек. Хәл алып, урак белән урып, икебезгә бер уфалла печәнне төяп, кайту юлына чыктык. Авылга якынлашуга, каршыбызга участковый Галапупов Василий очрады. Ул печәнне бушаттырып, арыш башы чыкты дип, тәртәбезне сикерә-сикерә сындырды. Ватык арбабызны өстери-өстери, ачлы-туклы ябык тәнле ике сабый елый-елый кайтып киттек. Әй, бу күргәнне үзенә әйтеп булмады шул, параличтан үлеп китте. Менә нинди чорларны үттек без.
Кичен көтүләр кайтып, кичке ахшамнан соң азан әйткәч: «Ахшам әйтте, ахшам әйтте», – дип, урам буенча кычкырып кайтып, Зөһрә әбиемә, әниемә, күршеләргә бу хәбәрне җиткергәч, самавыр табыны артында авыз ачучы әнием, әбием янына еш эләктем. Әле аның иртәгесе көне дә бар, безнең урамда янәшәдә генә торучы мәктәп директоры коммунист Кави абыйдан мәктәп линейкасында шелтәләр еш эләгә иде.
Еллар аккан судай узган. Кыр казларыдай тезелешеп, урактан башларына, печән көлтәләре салып, кабык, бәби арбаларын тартып кайтканны күзаллыйм.
Бу язмам – сәхәрдә тәмле арыш валмасы, чәйләр белән сыйлаган, ахшамда да үземне табыннан калдырмаган Зөһрә әбиемә, Минҗиһан әниемә, эссе урак өстендә дә бала имезүләренә карамастан, ураза тотканнарның барчасына, гүр ияләренә дога булып барып ирешсен. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Амин!
Нурислам ГАЛИЕВ.
«Безнең гәҗит».
Просмотров: 1348