Төрекләр ат итеннән курка. Чиркана дисәм дә, арттырмам. Син бер төреккә: «Мин ат ите ашыйм, ул хәләл!» – диеп кара әле. Ә чыннан да, казылык хәләл ризыкмы? Нигә башка ислам илләрендә хәрәм саналган ат ите бездә «Хәләл» тамгасы белән чыга?
Узган Рамазан аенда шундыйрак күренешкә тап булдым. Дустым белән, авыз ачарга дип, күпләрегезгә таныш төрек кафесына кергән идек. Менә кояш баеды, азан әйтелде, сулар, ризыклар китерделәр. Без, «Бисмиллаһ»ларыбызны әйтеп, суга үрелдек. Шунда күзем күрше өстәлдәге төрекләргә төште. Алар тып-тын утыра. Дустыма карап куйдым: «Вакыты җитте бит инде?» – дим. Сәгатьләрне тикшереп алдык. Әйе. Шунда төрекләрнең берсе дустына: «Казанда бераз иртәрәк авыз ачалар, шаккатма», – диде. Менә монда инде мин шаккаттым…
Изге Рамазан аена санаулы көннәр калып бара. Һәм кабат бер үк сораулар, бер үк икеләнүләр калкып чыга: ураза тотканда теш чистартырга ярыймы, намазга яланаяк керергә рөхсәт ителәме? Ә белүебезчә, шикле сорауларны ачык калдыру – үзе гөнаһ.
Билгеле, сорау туган саен, мәчеткә барып йөрергә һәркемнең дә вакыты җитеп бетмәскә мөмкин. Ул очракта нишләргә соң? Тиз вакыт эчендә ничек төпле киңәш алырга?
Иң элек 09га шалтыратып, мөселман белешмәлеге номерын таптым: 251-50-55. Ләкин ни кызганыч, күпме генә шалтыратсам да, мәшгуль иделәр. Диния нәзарәтенә чыктым. Менә шушы урында ачыклана башлады да инде.
Татарстанда элегрәк һәр мәчеттә диярлек телефон белешмәлеге бар иде. Бүген исә әлеге системаны кыскартып, бер гомуми номер ясарга омтылганнар. 2014нче елның апреленнән бирле мөселман ышаныч телефоны дигән проект эшләп килә. Үзегезнең төрледән-төрле сорауларыгызга җавап табу өчен тагын бер юл ачылды дигән сүз бу. Әлеге проект Мөселман яшьләре берлеге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган. Сез эш көннәрендә иртәнге 9.00дан 18.00гә кадәр 8(843)202-4-202 номерына шалтыратып, махсус белгечләрдән сорауларыгызга төпле җавап ала аласыз. Әлеге проект бүген бары тик Татарстан кысаларында гына булуга карамастан, күрше өлкәләрдән дә шалтыратучылар бар. Тиз арада аның федераль проект булып әверелүе күздә тотыла.
Ә хәзер системасын карыйк. Шалтыраткач та, иң элек меню бүлегенә эләгәсез. Соравыгызның нинди булуына карап, бер, ике яки өч саннарына басасыз һәм автоҗавап кайтаргыч сезне белгеч белән тоташтыра. Беренчедә – психологик сораулар, аларга Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирә. Икенче – юридик мәсьәләләр, биредә юрист Артур Фәтхетдиновка мөрәҗәгать итәсез. Ә инде өченчедә шәригать сораулары белән кабат Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга барып тоташасыз. Ләкин кайчак әлеге телефон әллә эшләми башлый, әллә белгеч телефоннан ераграк була, меню пунктын узып китә алмыйсың. Кимчелексез булмыйдыр инде, проект бит тәүге адымнарын ясый. Киңәш шул: андый очракта башка төймәләргә басып, үз сорауларыгызны башка белгечкә дә бирә аласыз. Йә булмаса бераз соңрак кабат шалтыратырга кирәк. Тырышкан табар – ташка кадак кагар, дигәннәр. Менә шулай.
Ә теге ат итенә килгәндә, чыннан да, хәләл санала икән ул. Ышанмасагыз, 202-4-202 номерына шалтыратып сорагыз!
Изге Рамазаныбыз бәрәкәтле узсын, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, уй-ниятләребез хәерлесе белән чынга ашсын дигән теләктә калам.
Эльвира ҺАДИЕВА.
«Безнең гәҗит».
Просмотров: 1545
Месельман бисмилля Аллаху акбар дип 3 мэртэбэ эйтеп чалса атны.Дуа кылып,Аллага тапшырам дип, Халял була