Минтимер Шәймиев: «Рухият турында күбрәк уйланабыз» / Минтимер Шаймиев: «Пришло время больше думать о духовных ценностях»

94f64a9ef6789f4a904a1afe1f2604ba_MБез, ничектер, әһәмиятле вакыйгаларга битараф була башладык әле. Югары казанышларга тәмам күнектек ахры. Югыйсә, Казанда, Татарстанда бүген уздырыла торган дөньякүләм спорт чаралары турында да, республикага килгән туристлар агымы да соңгы дистә ел эчендә генә ирешелгән уңыш бит. Чыннан да, республика җитәкчелегендә әйткән сүзен үти торган шәхесләр булганда, изге ниятләр, зур хыялллар чынга аша.

Халкыбыз казанышы

Шушы көннәрдә Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга – тарихи Болгар шәһәрлегенең ЮНЕСКО мирасы булып танылуы билгеле булды. «Яңарыш» фонды җитәкчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әлеге казанышка турыдан-туры бәйләнеше һәркемгә билгеле.

Ул үзе әлеге вакыйганы болай дип шәрехли:

– Бу – Татарстанның, бигрәк тә татар халкының зур казанышы дип саныйм. Һәрбер эшнең башында кемдер торырга тиеш инде ул, бу очракта исә оештыру эшләре минем җилкәгә төште. Ә башлап җибәргән эшкә теләктәшләр табыла. Болгар дәүләтенең һәм шәһәренең Бөтендөнья мирасының бер өлеше булып танылуы – барыбызның да бергә ирешкән уңышы. Бу вакыйга татарлар, мөселманнар өчен аеруча мөһим. Әлеге хыял белән янып йөргәнгә 15 еллап вакыт узды, ниһаять, максатыбызга ирештек! Бу – безнең халык өчен, безнең республика өчен зур җиңү!

Вакыйга бит Болгар шәһәрен исемлеккә язып кую белән генә тәмамланмый, без моның әһәмиятен әлегә тулысынча аңлап та бетермибездер. Рухи күзлектән караганда, бүгенге көн җәмгыятен формалаштыруга да өлеш кертәбез. Чөнки анык кына идеология булмыйча бәхетле тормыш итеп булмый. Тарихыбызны өйрәнеп, археологик эзләнүләр, фәнни тикешеренүләр аша нәкъ шул идеологиягә дә күпмедер өлеш кертәбез түгелме? Безнең халыкның үзаңы ныгый, ә бу исә  тарихта уелып калачак үзгәреш.

Тарих дигәннән, үз тарихыбызны үзебез язмадык бит: безнең турыда яздылар. Мәгълүм ки, бу тарих татар халкына карата һәрвакытта да уңай караш тудырмады. Бер дә җиңел булмады, ә хәзер исә тулы күкрәк белән киң сулап була: тарихыбызны исбатларлык истәлекләр ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән бит! Хәзерге вакытта чын тарихыбызны дәлилләрлек вакыйгаларның булуы горурлык өсти. Бүгенге Рәсәй территориясендә Болгарның Ислам динен беренче булып ирекле һәм рәсми рәвештә кабул иткән җир икәнлеген бөтен дөнья беләчәк.

– Минтимер Шәрипович, Сезнең инде ЮНЕСКО белән элемтәләр корылган иде: Казан Кремле дә нәкъ менә Сезнең ярдәмдә берничә ел элек исемлеккә кертелгән иде…

– Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта эш бераз җиңелрәк узды. Беренче чиратта, бу Казан Кремленең уникальлеге белән бәйле, чөнки ул дөньяда бердәнбер татар кальгасе (крепосте) дип танылды. Ә төрле милләтләрнең, төрле дин тотучыларның үзара тату яшәве белән данлыклы Татарстан моделе хәзергәчә бөтен дөнья мәйданында мөһим булып кала.

Шулай да, ашаган белми – тураган белә, ди халык. Россиядә әлегә ЮНЕСКО исемлегендә Мәскәү белән Казан Кремльләре генә бар. Белүемчә, тагын Псков, Углич, Әстерхан Кремльләрен дөньякүләм тарихи ядкәрьләр исемлегендә күрергә телиләр. Тик, бу юл киртәле дә, сикәлтәле дә, тырышырга кирәк булачак. Шунысы куанычлы: хәзер безнең бу юнәлештә эшләрлек белгечләр бар, үзебез дә тәҗрибә тупладык дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Кирәк булса, без башка төбәкләргә дә бу юнәлештә ярдәм итә алабыз.

– Болгар һәм Зөя шәһәрлекләрен торгызу эшләрен башларга ничек алындыгыз? Бераз үткәнгә кайтып килсәк…

– Уңай эш дигән гыйбарә бар татар халыкында. Бу очракта да нәкъ шулай булды. Ничектер җае чыгып, уңае табылып торды. Ил башлыгы Владимир Путин фатихасын да вакытында һәм тиз алдык, башка оешмалар да якты йөз күрсәттеләр. Әле ул вакытта илнең Премьер-министры вазыйфасын башкарган Владимир Путин белән 2009 елның 30 декабрь көнендәге очрашу хәлиткеч булды дип саныйм. Аңа төпле аргументлар китереп, 30-40 минут эчендә шундый зур проектка фатиха алдык без. Ә аргументлар мондый иде: Россия Президенты тәкъдиме белән дәрәҗәле чит ил кунаклары гадәттәгечә Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка гына түгел, Казанга да килә башладылар. Монда милләтара мөнәсәбәтләрнең уңай үрнәген күрергә мөмкин: Болгар белән Зөя уртак Иделебезнең матур ярларында урнашкан, ике милләтнең дустанә мөнәсәбәтен күрсәтеп торучы тарихи истәлекләр. Алар бит гел федераль карамакта булдылар, моңарчы аларга елына 15-20 млн. сум акча бүленеп бирелә иде, бу әлеге истәлекләрнең әкренләп җимерелүен туктатырга да җитми иде. Шуңа күрә, бергәләп, шундый карарга килдек: ел саен федераль бюджеттан – 400 млн.сум, республика бюджеттыннан да шул ук күләмдә ярдәм күрсәтергә. Владимир Владимирович барысын да аңлап, тиешле министрлыкларга фәрман бирде һәм эш башланды. Аннан соң инде Татарстан, Россия һәм чит ил эшмәкәрләре кушылды. Бу адымыбызны бөтен халык хуплап, үз ризалыгын биреп, киң хәрәкәткә әйләндерде. Без барысына да чиксез рәхмәтлебез. Бик кыска вакыт эчендә бу кадәр эшне берүзебез генә ерып чыга алмас идек.

– Свияжск-Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү эшләре дә якын киләчәктә уңышлы төгәлләнер дип өметләнәбез…

– Гомумән, Свияжск белән Болгарны торгызуны тәңгәл алып барабыз: игътибар да, акча да тигез күләмдә бирелә. Зөя утравының тарихы гаять катлаулы, кайберәүләр аңа хәзергәчә Казан ханлыгын басып алган Явыз Иванга бәйләп карый. Ул чыннан да шулай. Ләкин бүген шуны аңлау мөһим: безнең республика бүген генә күпмилләтлегә әйләнмәгән, монда инде ничә буын рус халкы да яши, алар туган җирләре итеп нәкъ менә Татарстанны саный. Шуның өчен һәрнәрсәгә дә тигез караш кирәк, нәфрәт белән яшәргә ярамый. Һәр халыкның үз тарихы бар һәм берәү дә үз тарихын сайлап алмый. Башка милләткә тискәре мөнәсәбәт күрсәтү – аны бу кимсетү кебек булачак. Ничәмә ничә гасыр элек булган вакыйгалар тарих өчен генә кирәк. Тату яшәү өчен бер-береңне аңлау мәгъкуль. Бу уңайдан Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә хәтергә уелып калган фактны әйтеп китәсем килә. Ул көнне Мәскәүгә Америка һәм Англия (сугыш вакытында союздаш ил иделәр) җитәкчеләре килмәде, ә менә җиңелгән Германиядән Ангела Меркель килде. Аңа бик җиңел булмагандыр югыйсә. Әмма шушы адымы белән ул үрнәк күрсәтте, тарихка гаеп такмады.  Бүгенге буын  күп гасырлар элек булган хәлләргә гаепле түгел. Кайбер вакыт үзебезнең туган җиребезне ярату аркасында кызып та китәбез, кискен хәрәкәтләр дә ясыйбыз, тик зирәк акыл белән эш итәргә кирәк. Тарих катлаулы, шуның өчен халкыбызның, туган җиребезнең дәрәҗәсен саклау, горурлык хисләрен ныгыту өчен тырышабыз, ләбаса.

Кырым безгә конкурент түгел

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы киңәшмәләрнең берсендә тарихи мирасны районнарда да барларга өндәде…

– Әйе, Рөстәм Нургалиевич тарихи мираска карата зур әһәмият бирә. Казанда тарихи истәлекләрне торгызу эшләре җанланды, бу эш Казанга гына түгел, бөтен республикага кирәк. Президентның бу эшкә үзе алынып үрнәк күрсәтүе зур мәгънәгә ия. Аңа карап, башкалар да тартылачак.

Бу нисбәттән ТР Мәгариф министрлыгы эшчәнлеген үрнәк итеп китерәсем килә: соңгы вакытта мәктәп балаларына Болгарга, Зөягә, башка тарихи урыннарыбызга экскурсияләр оештыруны актив җәелдерделәр. Бу башлангычны башка министрлыклар да һәркем үз юнәлешендә күтәреп алса, эшләр җайга салыныр иде.

Тиздән Болгарның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе турында шәһадәтнамә биреләчәк һәм Болгарда ЮНЕСКО тамгасы урнаштырылачак. Без бу тантананы Болгарда һәм башкалабыз Казанда зурлап үткәрү хакында сөйләштек. Бу проектка катнашкан кешеләрне чакырып рәхмәт белдерү гаять мөһим дип саныйм. Шунысын әйтәсем килә: иҗат кешеләре дә Болгарга битараф түгел, бу темага багышланган әсәрләр арта бара. Аларны да искә төшереп бу вакыйганы истәлекле итеп уздырырга кирәк.

– Россия эчендәге туризм турында сүз йөрткәндә, Татарстан белән сынашырлык төбәкләрдән Кырымны аерып чыгарып була кебек. Тарихи ядкәрләр, ял итү инфраструктурасы …

– Кырым инде элек-электән үк туризм үзәге иде. Кырымның табигате килгән, мөмкинлекләре дә, сүз дә юк, бик күп. Моңа кадәр ничек барган, шулай барыр, камилләшер дип уйлыйм. Моны һич тә конкурентлык дип атамыйм. Һәркем үз төбәген кайгырта, безгә дә  Болгар җиренә күпләп туристлар җәлеп итү буенча тырышып эшләргә кирәк.

– Болгарда ниндидер проблемалар бармы?

- Тарихи җирлектә хәрабәләрне өйрәнү һәм консервацияләү эшләре дәвам итә, беренчел инфраструктура да булдырылды. Тик эшләнәсе эшләр әле байтак. Беренчедән, су юлын тулы куәтенә файдалана алмыйбыз. Берничә палубалы кораблар ярга туктый алмый, шул сәбәпле күпме турист Болгарны күрә алмыйча китә. Бу юнәлештә эшләр башладык, якын арада су юлларын тирәнәйтү эшләре башкарылачак.

Икенчедән, Болгарда хәзер карар нәрсә күбәйде, анда берничә көн йөреп, кунып китәргә ниятләгән кешеләр өчен кунакханәләр җитми. Әлегә чатырлар лагеры оештырылган, тик кунакларга уңайлы шартлары булган яхшы кунакханәләр тәкъдим итәргә кирәк.

Һәм, өченчедән, хезмәт күрсәтү юнәлешендә үсү-өйрәнү зарур. Дөресен генә әйткәндә, бездә кунаклар белән эшләү, аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү җитеп бетми. Бу – бик зур кимчелек, моннан тиз арада арынырга кирәк.

Гәрчә «Яңарыш» фонды бу эшләр белән шөгыльләнмәсә дә, бу проблемалар барыбызга кагыла. Тик, беренче чиратта, тарихи объект хуҗалары турыдан-туры кызыксынган булырга тиеш.

– Аларны бәлки финанс ягыннан кызыксындырып буладыр…

- Торгызу — нигездә хөкүмәт эше булса, киләчәктә туристларын кабул итү — эшмәкәрләр вазыйфасы. Без хәзер объектларны хуҗаларына тапшырып барабыз: әйтик, Болгар цивилизациясе музее, «Свияжск утрау-шәһәр» музее ТР Мәдәният министрлыгы һәм башка оешмалар, инвесторлар кулына күчә. Киләчәктә икътисадка кагылышлы закон проектлары да гамәлгә кертелер дип уйлыйм. Мәсәлән, туризмнан кергән керемнең билгеле бер өлешен тарихи истәлекләр урнашкан җирлеккә калдыру дөрес булыр иде. Ә туризм ярдәмендә яхшы гына акчалар да эшләп булыр иде, өстәвенә, үз җирлегеңдәге тарихи мирасны күрсәтү мөмкинлеге туачак.

– Безнең халык рухияткә сусаган кебек тоела…

- Безнең халык соңгы берничә дистә генә ел дәвамында гына да күпме михнәт күрде: революция, аннары канлы коллективлаштыру еллары, соңрак репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соң илне торгызу. Туксанынчы елларда – үзгәртеп кору, аны тагын бер революциягә тиңләп була: бу вакытта тормыш-көнкүреш тагын төптән үзгәреш кичерде, кешеләрнең фикер йөртү рәвеше кискен үзгәрде. Ни генә әйтсәләр дә, бүгенге көндә без билгеле бер тотрыклыкка ирештек. Мин һәрчак әйтә киләм, өстәлләрдә икмәк бар һәм түбәләрдән су үтми хәзер. Шуңа күрә һәммәбезгә дә күбрәк рухи кыйммәтләр турында уйланыр чак җитте. Кешеләр дә рухиятнең зарурлыгын тою-аңлау дәрәҗәсенә җитте, җитлекте дип әйтер идем. Бу «Яңарыш» фондына хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр үрнәгендә бик ачык күренә. Олысы-кечесе, яше-карты, төрле дин, төрле милләт вәкилләре – бөтен Татарстан фондка кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Без һәрбер кешене, ничә сум акча күчергәненә кармастан, махсус «Хәйриячеләр китабы»на кертеп барабыз, аның быел инде дүртенче томы дөнья күрде. Хикмәт бит кешенең күпме бирүендә түгел, шуның турында уйлавында. Менә ничек яхшыга үзгәрәбез!

Белешмә өчен:

Бөтендөнья мирасы исемлегенә тәкъдим ителүче объектлардан таләп ителүче төп билге — аларның дөньякүләм күренекле, универсаль кыйммәткә ия булуы. Ягъни, әлеге объектның үзенчәлеге, милли чикләрдән чыгып, аны бөтен кешелекнең хәзерге һәм киләчәк буыннары өчен әһәмиятле уртак хәзинә итәргә тиеш.

2013 елның июнендә Бөтендөнья мирасы комитетының Комбоджада үткән 37 нче сессиясендә Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья универсаль хәзинә дип танылган иде инде.

Быел 23 июньдә Бөтендөнья мирасы комитеты үзенең Катар дәүләтендә узган чираттагы 38 нче сессиясендә Болгар тарих-археология комплексын Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертте (2 нче һәм 6 нчы критерийлар буенча).

Бу критерийлар Болгарны дөньяның шушы төбәгендә рухиятнең, дини үзенчәлекләрнең, мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең, тормыштагы социаль һәм әхлакый нормаларның ролен чагылдыручы объект буларак билгели.

intertat.ru

* * *

Мы, кажется, уже привыкли к важным событиям — международным спортивным и культурным мероприятиям, которые проводятся в Казани и Татарстане, наплыву туристов в республику… Если в руководстве региона есть люди, которые, несмотря ни на что, стараются сдержать свое слово, то любые мечты и добрые намерения становятся реальностью.

Достижение нашего народа
 
Буквально недавно произошло еще одно важное событие для Татарстана — историко-археологический комплекс Болгар стал достоянием ЮНЕСКО. Государственный советник Татарстана, председатель Попечительского совета Республиканского фонда возрождения памятников истории и культуры РТ («Возрождение») Минтимер Шаймиев, как известно, имеет прямое отношение к этому событию. Вот как он сам его комментирует:
- Любым делом кто-то должен руководить, в данном случае все организационные вопросы легли на мои плечи. Если дело начато, то сподвижники находятся. То, что древний город Болгар стал частью Всемирного наследия, — это наше общее достояние. Это событие особенно важно для татар и мусульман. Мы жили этой мечтой около 15 лет и наконец достигли своей цели! Это большая победа для нашего народа и нашей республики!
А ведь история не заканчивается включением Болгара в заветный список, возможно, мы еще не до конца осознаем значимость этого события. С духовной точки зрения мы вносим вклад и в формирование сегодняшнего общества. Изучая историю, проводя археологические и научные исследования, мы участвуем в формировании идеологии. К слову, мы ведь свою историю писали не сами, ее писали за нас. Известно, что такая история создала не совсем позитивный взгляд на татарский народ. Было очень нелегко, а сейчас мы можем вдохнуть полной грудью: памятники, подтверждающие нашу подлинную историю, приняты ЮНЕСКО! То, что сегодня происходят такие события, привносит в нашу жизнь чувство гордости. Теперь о Болгаре — месте на территории России, где волжские булгары первыми официально и добровольно приняли ислам, — узнает весь мир.
- Минтимер Шарипович, у вас уже были налажены хорошие связи с ЮНЕСКО: несколько лет назад благодаря вашему содействию Казанский кремль был включен в список Всемирного наследия.
- Если честно, тогда это дело прошло немного легче. В первую очередь это связано с уникальностью Казанского кремля, он был признан единственной в мире татарской крепостью. А вот модель Татарстана, где дружно живут представители разных национальностей и конфессий, до сих пор остается важным опытом в мировом масштабе.
Но, как гласит татарская пословица, знает не тот, кто ест, а тот, кто готовит. Пока в списке ЮНЕСКО — только Московский и Казанский кремли. Насколько мне известно, еще и Псков, Углич, Астрахань хотели бы увидеть свои кремли в этом списке. Но дорога эта непроста, им придется постараться и хорошо поработать. Радует то, что сейчас у нас есть отличные специалисты по сохранению памятников истории и культуры. Мы и сами набрали ценнейший опыт. Если будет нужно, мы можем помочь в этом направлении и другим регионам.
- Как вы решили взяться за возрождение Болгара и Свияжска?
- Знаете, буквально с самого начала всё благоприятствовало этому благому деянию. Как-то дело сразу пошло на лад. Вовремя и довольно-таки быстро получили благословение и поддержку Владимира Путина, другие ведомства тоже оказали содействие. 30 декабря 2009 года состоялась решающая встреча с Владимиром Путиным, он тогда был премьер-министром страны. Приведя весомые аргументы, в течение 30 — 40 минут мы смогли получить от него “добро». А аргументы были таковы: по предложению президента России высокопоставленные зарубежные гости стали навещать не только Москву и Санкт-Петербург, но и Казань. Ведь у нас можно воочию увидеть позитивный пример межнациональных отношений. Расположенные на красивейших берегах Волги два исторических памятника — Болгар и Свияжск — тоже символизируют согласие между татарами и русскими. Они всегда были объектами федерального значения, в то время для их поддержки выделялось 15 — 20 млн рублей в год, этого не хватало даже на то, чтобы приостановить их постепенное разрушение. Поэтому, поразмыслив вместе, мы пришли к общему решению: каждый год федеральный бюджет выделяет для этого проекта 400 млн рублей и столько же — бюджет республики. Владимир Владимирович всё понял и дал указания соответствующим министерствам. И работа закипела. Потом уже к этому делу присоединились татарстанские, российские и зарубежные бизнесмены. Этот наш шаг поддержал весь народ Татарстана, превратив реализацию этого проекта в широкомасштабное движение. Поэтому мы безмерно благодарны всем. За такие короткие сроки мы одни не справились бы с таким объемом работ.
- Мы можем надеяться на то, что Свияжск тоже скоро станет всемирным достоянием?
- Возрождение Свияжска и Болгара ведем одновременно, уделяя одинаковое внимание и равное количество денег. История острова-града Свияжска непростая, некоторые до сих пор связывают его с именем Ивана Грозного — завоевателя Казанского ханства. Но сейчас важно понять: наша республика стала многонациональной не сегодня. Здесь живет уже много поколений русских людей, для них Татарстан — это родина. Именно поэтому мы должны быть толерантными, потому что нельзя жить ненавистью. У каждого народа — своя история, и никто ее не выбирает. Отрицательное отношение к тому или иному народу равноценно его унижению. События, которые прошли много веков назад, нужны только для истории. А для мирного сосуществования нужно взаимопонимание. В связи с этим хочу отметить один факт: на празднование 65-летия Победы в Великой Отечественной войне в Москву руководители Англии и США не приехали, хотя и были нашими союзниками в той войне. А вот руководитель побежденной страны — Ангела Меркель — приехала. Ей, наверное, было нелегко, но этим поступком своим она подала пример всему миру. Сегодняшние поколения не виноваты в том, что произошло когда-то очень давно. Иногда, искренне любя свою Родину, горячимся, делаем резкие движения, но надо действовать мудро. История сложна, поэтому и стараемся сохранить достоинство народа, родной земли и чувство гордости за нее.
Крым нам не конкурент
 
- Во время последних совещаний президент Татарстана Рустам Минниханов призвал взяться за сохранение исторического наследия и в районах республики.
- Да, Рустам Нургалиевич уделяет огромное внимание историческому наследию. В Казани оживились работы по восстановлению памятников, но это нужно не только Казани, но и всей республике. То, что он сам взялся за это и показывает пример всем, имеет огромное значение, это значит — и другие подтянутся.
В этой связи хочу отметить деятельность министерства образования и науки Татарстана: в последнее время они активно организовывают экскурсии для детей в Болгар, Свияжск и в другие исторические места республики. Если это начинание будет подхвачено другими министерствами, и каждый по своему направлению начнет что-то делать, то мы обречены на успех.
В скором времени в Болгаре будет установлен знак ЮНЕСКО. Мы договорились масштабно провести эти торжества в Болгаре и в Казани. Очень важно пригласить и поблагодарить всех участников нашего проекта. Я вам должен сказать, что творческие люди тоже неравнодушны к Болгару, с каждым днем всё больше произведений искусства, посвященных этому древнему городу. Надо вспомнить их и показать на этом празднике, чтобы он был знаменательным и незабываемым.
- Если говорить о туризме внутри России, то с Татарстаном, кажется, может сравниться Крым. Исторические места, инфраструктура для отдыха.
- Крым всегда был центром туризма. Там великолепная природа, соответствующая отдыху и путешествиям, много возможностей. Думаю, там всё будет развиваться, совершенствоваться. Но я бы не назвал это конкурентностью. Каждый заботится о своем регионе, и нам нужно много работать для привлечения в Болгар многочисленных туристов.
- А есть ли какие-нибудь недостатки в Болгаре?
- На этой исторической земле продолжаются исследование и консервация руин. Первичная инфраструктура уже есть. Несмотря на это, работы еще достаточно. Во-первых, не можем на полную мощь использовать водный путь.
Многопалубные корабли не могут подойти к берегу, поэтому, сколько туристов лишены удовольствия любоваться древними памятниками Болгара. В этом направлении работа уже идет, скоро приступят к углублению дна реки.
Во-вторых, сейчас в Болгаре много объектов, есть на что посмотреть, и людям, желающим провести там несколько дней, не хватает гостиниц. На данный момент сооружен палаточный городок, но гостям надо предлагать хорошие отели со всеми удобствами.
И в-третьих, нам нужно учиться и развивать сферу оказания услуг. Если честно, мы не умеем оказывать гостям качественные услуги. Это очень большой пробел, от которого нужно срочно избавиться. Хотя Фонд «Возрождение» и не занимается такими делами, но эта проблема касается всех. Но, в первую очередь, хозяева исторических объектов должны быть заинтересованы в этом.
- Может, нужно создать финансовую заинтересованность?
- Если возрождение исторических объектов в основном дело государства, то прием туристов — обязанность хозяев объектов и предпринимателей. Сейчас мы передаем объекты хозяевам. К примеру, музей Болгарской цивилизации, музей «Остров-град Свияжск» поступают в распоряжение министерства культуры республики. В будущем, надеюсь, будут приняты и соответствующие законы. Например, определенная часть доходов от туризма было бы правильно оставлять на местах. А туризмом можно заработать неплохие деньги, вдобавок появляется возможность показать исторические памятники своего края.
- Кажется, наш народ сегодня нуждается в духовности.
- Наш народ только за несколько последних десятилетий пережил много сложностей: революция, годы коллективизации, позже репрессии, потом Великая Отечественная война, восстановление страны после войны. В 90-е годы — перестройка, которая равносильна еще одной революции: коренным образом изменилась жизнь и мышление людей. Что бы ни говорили, мы сейчас достигли определенной стабильности. Я всегда говорю и не устаю повторять: хлеб у всех на столе есть, и крыша не течет. Поэтому пришло время больше думать о духовных ценностях. Люди тоже созрели к пониманию необходимости духовного развития. Это очень ясно видно на примере людей-благотворителей, вносящих свои деньги на счет «Возрождение». И стар, и мал, представители разных национальностей и конфессий — весь Татарстан поддерживает наш фонд. Мы имя каждого, несмотря на то, какую сумму он пожертвовал, вносим в «Книгу благотворителей». В этом году издан уже ее четвертый том. Дело не в том, сколько денег человек внес, а в том, что он об этом задумался. Вот как мы меняемся к лучшему!

Просмотров: 1719

Один комментарий